Татарстан Республикасында якынча 166 кече технологик компания (МТК) теркәлгән. Бер ел эчендә аларның саны өч тапкырга арткан, бу МТК реестрында топ-3 төбәге арасында ныклап урнашырга мөмкинлек биргән. Гомумән реестрда инде 4,5 меңнән артык МТК бар, 2030 елга кадәр тагын 7 мең көтелә. Бу хакта Россия икътисадый үсеш министрының беренче урынбасары Максим Колесников Татарстан Республикасында социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү буенча оператив штаб утырышы барышында хәбәр итте.
«Президент тарафыннан технологик лидерлыкка һәм бәйсезлеккә ирешү бурычы куелды. Бу зур ведомствоара эш, анда төбәкләр алдынгы рольләрнең берсен уйный. Татарстан Республикасы безнең төбәк чараларының локомотивларының берсе булып тора. Техлидерлыкка ирешү өчен аерым юнәлеш итеп кече технологик компанияләр билгеләнгән. Һәм аларның үсеш юнәлешендә регион гаҗәеп күрсәткечләр күрсәтә», — дип билгеләде Максим Колесников.
Аерым алганда, 2023 елда республикада МТК уртача кереме 292 млн.сум тәшкил иткән, бу ил буенча уртача күрсәткечләрдән 1,5 мәртәбә артыграк. Шул ук вакытта бер ел элек Татарстан МТК табышы 200 млн.сум дәрәҗәсендә булган. Һәр икенче компаниянең диярлек продукты базарга чыгарылган, ә 40% продукциянең әзер үрнәге бар. Тармак буенча ТОП-3 исемлеген сәнәгать секторы, телекоммуникация һәм сәламәтлек саклау компанияләре тәшкил итә.
«Илдә технологик эшкуарлыкның төп драйверы буларак МТК яклау һәм үстерү өчен без экосистемалы алымны гамәлгә ашырабыз, аның асылы — МТК федераль һәм региональ дәрәҗәдә үсешнең һәр этабында үтәли ярдәм чаралары белән тәэмин итү», — дип аңлатты Максим Колесников.
МТК ярдәм итүнең гамәлдәге төп чаралары арасында Максим Колесников үсеш институтларының төрле грант программалары, сәнәгать ипотекасы кысаларында ташламалар, патентларны тизләтелгән теркәү һәм башкалар булуын билгеләде. Министрның беренче урынбасары төбәк ярдәм трегына аерым тукталды. 2025 елдан төбәк бюджетына керә торган өлешкә табышка салымның түбән ставкасын билгеләү хокукы каралган. МТК өчен ул 0% кадәр киметелергә мөмкин. Шул ук вакытта 12 төбәк компанияләргә ярдәм итүнең әлеге чарасыннан файдаланган инде. Шулай ук РФ субъектларына МТК венчур инвестицияләрен гамәлгә ашыручы инвестиция ширкәтенә (ИТ) керткән өлеше өчен оешмалар табышына салым буенча инвестицион салым тотып калуны (ИНВ) билгеләү хокукы тәэмин ителгән. Бу вакытта тотып калу инвестицияләнгән сумманың 100% өлешенә кадәр тәшкил итәргә мөмкин, ә компенсациянең төгәл күләме төбәк хөкүмәте тарафыннан билгеләнә.
«Быел МТК һәм инвесторлар өчен яңа сервислар булдыру, шулай ук теркәлүнең гадиләштерелгән рәвешен урнаштыру һәм заявкаларны карау вакытын кыскарту планлаштырыла», – дигән мәгълүмат бирде Максим Колесников, хезмәттәшләрен төбәк законнарына технологик эшкуарлыкны үстерү өчен генә түгел, ә техник үсешнең илкүләм максатларына ирешү өчен дә МТК ярдәм чараларын активрак гамәлгә ашырырга өндәде.
«МТК статусы ярдәм чараларына, өстәмә документлар һәм раслаулардан башка, җөйсез керү мөмкинлеген бирә. Татарстан компанияләре Россиянең эре корпорацияләре таләпләренә туры китереп технологик компанияләрне үстерүнең грант программасында актив катнаша. Әлеге программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле республиканың кече компанияләре эре заказчы корпорацияләр ихтыяҗлары өчен товарлар җитештерү өчен 1,2 млрд.сумлык грантлар алды»,- дип шәрехләде Премьер-министр урынбасары – Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.