Татарстанда махсус хәрби операция ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары өчен эшкуарлык буенча курс башлана

2025 елның 25 феврале, сишәмбе

«Минем бизнес» үзәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында МХО ветераннарыннан һәм аларның гаилә әгъзаларыннан эшкуарлыкка өйрәтү программасына заявкалар кабул итә башлый. Программа бизнес белән идарә итү компетенцияләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.

Укыту модуленең спикерлары булып гамәлдәге эшкуарлар чыгыш ясаячак. Экспертлар, оптималь хокукый форма һәм салым режимын сайлаудан алып, өстәмә финанслау җәлеп итүгә кадәр, шул исәптән дәүләт ярдәме программалары кысаларында да, бизнесны нульдән ачу турында сөйләячәк. Бизнес-процессларны оештыру мөһим тема булачак: персонал эзләү һәм сайлау, продукцияне сату базарларын киңәйтү һәм алга этәрү каналларын куллану.

Исегезгә төшерәбез, МХО ветераннары һәм аларның гаиләләре өчен укыту программасы 2024 елда эшли башлаган иде, беренче агымда 25 кеше катнашты. МХО ветераннарын җайлаштыру һәм аларга ярдәм итү өчен республикада финанс, инфраструктура программаларының тулы бер комплексы эшли.

Бүген Татарстанда дәүләт ярдәме чаралары катнашында махсус операция ветераннарының бизнесны уңышлы эшләтеп җибәрү мисаллары бар. Бу – автотранспортка техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау өлкәсендә предприятиеләр, шулай ук авыл хуҗалыгы тармагында производстволар ачу.

Укулар 2025 елның 15-16 мартында түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Ямашев пр., 1нче йорт, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан Республикасы филиалы. Укулар азагында сертификат бирелә.

Уку программасына гаризаны түбәндәге сайтта бирергә мөмкин: https://svobizness.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International