Татарстанда социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү буенча оперштабның уртак һәм ТР Икътисад министрлыгының киң вәкиллекле утырышында 2024 елга республиканың социаль-икътисадый үсешенә йомгак ясалды һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнде

2025 елның 21 феврале, җомга

Агымдагы елның 21 февралендә Казанда Татарстан Республикасында социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү буенча Оператив штабның һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының 2024 елда республиканың социаль-икътисадый үсеше йомгакларына һәм 2025 елга икътисадның баланслы нәтиҗәле үсешен тәэмин итү бурычларына багышланган уртак утырышы булды.

Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин, Россия Федерациясе икътисадый үсеш министрының беренче урынбасары Максим Колесников, Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәт (Роспатент) (ВКС режимында) җитәкчесе Юрий Зубов, идарә әгъзасы, «КУЭ корпорациясе» АҖ генераль директоры урынбасары, «КУЭ корпорациясе» АҖнең региональ программаларны координацияләү буенча директоры Олег Радионов, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Төбәк сәнәгать сәясәте департаменты директоры урынбасары Дмитрий Королев, шулай ук республика һәм муниципаль хакимият органнары җитәкчеләре, бизнес һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

Утырышка кадәр катнашучылар күргәзмәне карадылар, аның кысаларында Татарстанның югары технологияле компанияләре, университет технологик эшкуарлыгы вәкилләре, МХО ихтыяҗлары өчен тәэмин итүче предприятиеләр, мәктәп эшкуарлары һәм башкаларның проектлары белән таныштылар.

Чара кысаларында шулай ук Сбербанк һәм Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Яклар үзара хезмәттәшлек итәргә, республикада партнерлык финанслары тармагын популярлаштырырга һәм үстерергә килештеләр.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры М.Р.Шаһиәхмәтов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, килеп туган проблемаларга оператив җавап бирү һәм хезмәт коллективларының югары профессиональлеге нәтиҗәсендә предприятиеләр үсешләрен дәвам итәләр, җитештерү күләмнәрен арттыралар; үзебезнең технологияләрне кертәләр; яңа куәтләрне модернизациялиләр һәм гамәлгә кертәләр.
 
2024 ел нәтиҗәләре буенча республиканың тулай төбәк продукты 103,9% үсеш темпы белән 5 трлн.сумнан артып киткән.

Икътисадый үсешкә төп өлеш кертүчеләр:
- эшкәртү производстволары, беренче чиратта машина төзелеше һәм нефть химиясе; 
масштаблы инфраструктура проектларын, беренче чиратта, юл төзелешендә гамәлгә ашыру;
- авыл хуҗалыгы продукциясе күләмнәрен арттыру, шул исәптән федераль һәм республика ярдәм чаралары ярдәмендә; 
- югары кулланучылар активлыгы.

Барлык тармаклар үсешенә кече һәм урта бизнес предприятиеләре дә зур өлеш керткән. 2024 елда аларның әйләнеше 2,8 трлн. артып киткән. 

Икътисад үсешенә махсус икътисадый зоналар, сәнәгать парклары һәм алгарышлы үсеш территорияләре резидентларының җитештерү күләмнәрен арттыру, шулай ук югары инвестиция активлыгы һәм инвестиция проектларын гамәлгә ашыру йогынты ясаган.

2024 ел нәтиҗәләре буенча төп капиталга инвестицияләр күләме 1,4 триллион сум тәшкил иткән, үсеш темпы 112% тәшкил иткән.

2024 ел йомгаклары буенча агымдагы икътисадый вәзгыять шартларында макрокүрсәткечләрнең уңай динамикасына карамастан, хәвеф-хәтәр һәм чакырулар йогынтысын киметү өчен икътисад үсешенә ярдәм итә торган чараларны гамәлгә ашыруны дәвам итәргә, шулай ук, нәтиҗәлелекне арттыру максаты белән, агымдагы вәзгыятьне җентекләп тикшерүгә һәм федераль законда кабул ителә торган резервларны һәм карарларны максималь файдалануга нигезләнгән өстәмә чаралар күрергә кирәк, дип билгеләп үтте Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Ахырда Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләнгән планнарны уңышлы тормышка ашыру өчен хакимият органнары, бизнес һәм җәмәгатьчелек арасында тыгыз хезмәттәшлекнең мөһимлеген ассызыклады һәм барлык күрелгән чараларның икътисадны тотрыклы үстерүгә һәм республика халкының тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелүен билгеләп үтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International