«Интеллектуаль мөлкәт: закон новеллалары һәм суд практикасы» конференциясе Мәскәүдә 28 февральдә була

2017 елның 14 феврале, сишәмбе

2017 елның 28 февралендә Мәскәүдә (Марриотт Роял Аврора) The Moscow Times эшлекле газетасы үзенең «Интеллектуаль мөлкәт: закон новеллалары һәм суд практикасы» махсус проектын тәкъдим итә.

РФнең Гражданнар кодексы соңгы елларда  интеллектуаль хокук өлкәсендә сизелерлек үзгәрешләр кичерде. Законнардагы үзгәрешләр интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен саклауны хокукый яктан камилләштерүгә юнәлтелгән.

Конференциядә әйдәп баручы юристлар, дәүләт органнары һәм зур Россия һәм Халыкара компанияләре вәкилләре катнаша. Чарада катнашучылар һәм спикерлар законнардагы соңгы үзгәрешләрне караячак һәм хокуктан куллану практикасы тәҗрибәләре белән уртаклашачак.
Төп темалар: 
•РФ ГКның интеллектуаль хокукларны яклау өлешендә төп үзгәрешләрне анализлау. 
•Россиядә һәм чит илдә интеллектуаль мөлкәтне яклау үзенчәлекләре. 
•ГКда соңгы үзгәрешләр яктылыгында товар билгеләренә хокуктан файдалану үзенчәлекләре һәм җаваплылык чаралары. 
• Фармацевтика өлкәсендә патент эшләре үзенчәлекләре. 
•Товар билгеләренә хокук гамәлләрен кире кайтару яисә туктату. 
•Намуссыз конкуренция шартларында саклану чаралары.

Контакттагы затлар:

Программа мәсьәләләре буенча  Наталья Иванова –  руководитель эшлекле конференцияләр проектлары җитәкчесе +7 495 232-3200,өстәмә 4151, n.ivanova@vedomosti.ru
Иганәчелек мөмкинлекләре һәм бердәм чараларны оештыру мәсьәләләре буенча  - Алёна Штаер, +7 495 232-3200, өстәмә 3180, a.shtaer@vedomosti.ru
The Moscow Times  чараларында катнашу мәсьәләләре буенча – Ирина Гаврикова, +7 495 232-3200, доб. 4249, i.gavrikova@vedomosti.ru

Тагын да җентекле мәгълүмат белән сайтта танышырга була: http://old.themoscowtimes.com/conferences/rus/event/576200/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International