Татарстан Президенты: Питрәч районының резервы алдагы үсеш өчен җитәрлек

2017 елның 10 феврале, җомга

Питрәч районының алдагы үсеше өчен резервы җитәрлек. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципалитетның 2016 елгы социаль-икътисадый үсешенә һәм 2017 елгы бурычларына багышланган Питрәч район Советы  утырышында әйтте.

Сессия эшендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Питрәч муниципаль районы башлыгы Эдуард Дияров, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, ТР Дәүләт Советы депутатлары катнашты.

«Район территориясендә социаль-икътисади һәм инвестицион сәясәт үткәрүнең төп коралы булып район бюджеты тора. Җирле үзидарә органнары тарафыннан төп бурыч үтәлде – табышлар һәм чыгымнар арасында  баланс булдырылды. Консолидацияләнгән район бюджетына табыш 699 млн. 811 мең суммасында керде, шулардан шәхси табыш – 48,1 процент булды»,  – диде район башлыгы Эдуард Дияров.

Авыл хуҗалыгы өлкәсе  район икътисадын  әйдәп баручы һәм билгеләүче булып кала. Барлык категорияләр буенча АПКның тулаем продукциясе  күләме 3,6 млрд.сум (111%), акчалата табышы 2,8 млрд. сум тәшкил итә. Хисап елында авыл хуҗалыгына 907 млн.сумнан артык инвестицияләр кертелгән.

Рөстәм  Миңнеханов, үз чиратында авыл хуҗалыгы өлкәсендә югары күрсәткечләр зур инвестор – район АПКсы системасында җитештерүчәнлеге буенча  алда барган “Ак Барс Холдинг” компаниясенең булуы белән аңлатыла дип билгеләде. Әмма,  тулаем авыл хуҗалыгын үстерүдән чыгып карасаң, республика рейтингында Питрәч районы нибары 25нче позицияне генә алып тора. Аерым алганда, ТР Президенты сөт җитештерүнең түбән булуын күрсәтте.

Район 33нче урынны алып, хуҗалык итүнең кече формалары үсеше өлешендә  артта кала. Бүген республикада1205 гаилә фермасы эшли, 107се төзелү стадиясендә тора, 3 мең эш урыны булдырылган. 2 ел эчендә 824 ЛПХ 150 млн.сум субсидия алган. Шул ук вакытта Питрәч районында барлыгы 14 миниферма  эшли (шуларның бишесе технологик), 4се былтыр төзелгән». 

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, питрәчлеләр авылда бизнес үстерү өчен әйбәт киңлекләрне кулдан ычкындырмыйлар. «Сездә төп өстенлекнең берсе – географик урнашу. Казан янында булу, бу зур базарга якынлык, – дип ассызыклады ул. –Район җитәкчелегенә шушы юнәлешләр буенча авыл халкын кызыксындыру өчен  эшне активлаштырырга, аларга ярдәм итәргә кирәк. Авыл хуҗалыгын үстермәсәк авылны югалтуыбыз бар»

«Районның 2030 ел Стратегиясенә ярашлы рәвештә сәнәгать паркларын үстерү, логистика комплексларын һәм юл яны сервисларын оештыру планлаштырыла. Әлеге проектларны гамәлгә ашыру өчен инвестицияләрне җәлеп итү буенча эшне активлаштырырга кирәк. «Агромир» авыл хуҗлыгы продукциясен эшкәртү буенча логистика паркы төзелешенә зур инвестиция проектларын гамәлгә ашыру буенча районның уңай эшен билгеләргә телим. Болардан тыш, сез планлаштырган сәнәгать мәйданчыкларын төзү буенча эшне активлаштырырга һәм  резидентларны производство белән тәэмин итәргә кирәк», – дип билгеләде үзенең докладында Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов.

«Тулаем алганда, район тормышында бүген позитив үзгәрешләр күп. Мин берничә проблемалы моментны  билгеләдем, әмма бу сезнең резервларның күп булуы турында сөйли. Сезгә алга барырлык мөмкинлекләрегез күп»,  – диде Татарстан Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International