Артем Здунов Казанның 5нче лицей өлкән сыйныф укучылары белән очрашу уздырды

2017 елның 11 феврале, шимбә

Бүген Артем Здунов вакытында үзе укыган Казанның 5нче лицее өлкән сыйныф укучылары белән очрашу уздырды.

Очрашу «Татарстан -2030”: республиканың киләчәгенә минем өлешем» Парламент дәресләре кысасында узды.

Очрашу кысасында министр 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисади  үсеше Стратегиясе, аны гамәлгә ашыру буенча кабул ителгән чаралар белән таныштырды, республиканың  эшмәкәрлекне яклауда финанс һәм мәгариф программалары һәм сәнәгать мәйданнары турында сөйләде,

Шулай ук республикадан талантлы белгечләр китмәсен һәм Татарстанда яшәргә һәм эшләргә калсын өчен шартлар тудырылуга басым ясады.

Болардан тыш, Артем Здунов яшьләргә Стратегия-2030ны гамәлгә ашыруда катнашырга кирәклеген, чөнки нәкъ аларның республика киләчәген төзергә тиешлеген ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International