Артём Здунов Яр Чаллының Автозавод районы халкы белән очрашу уздырды

2017 елның 14 феврале, сишәмбе

Яр Чаллыда 2017 елның  13 февралендә Татарстан Республикасы  икътисад министры Артём Здунов 28нче комплекста яшәүчеләр белән очрашты. Очрашуда  Артём Здунов Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше һәм   2017 елга бурычлары турында сөйләде.

Очрашуда шулай ук Яр Чаллы мэры Наил Мәгъдиев, Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре  буенча идарәсе җитәкчесе Надир Закиров, Шәһәр Советы депутаты, «Яр Чаллы җылылык челтәре компаниясе» ААҖ директоры  Айрат Зәйнуллин катнашты. Очрашу кысасында шулай ук торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиеләре эше мәсьәләләре, территориаль җәмәгать үзидарәсе эшчәнлеге һәм 2017 елга бурычлары каралды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International