2017 елның 10 февралендә РФ икътисади үсеш министры Евгений Елин РФ Дәүләт Думасының пленар утырышында «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү турында ФЗ проектын тәкъдим итте.
«Документ 2013 елның 5 апрелендәге «Контракт системасы турында» Федераль законның 37нче маддәсенең 9нчы өлешендәге 44нче ФЗга үзгәрешләр кертүне карый. Закон проектына ярашлы рәвештә, Хөкүмәт исемлеге белән расланган ягулык яисә аерым товарлар белән тәэмин итүдә 25 проценттан да артып китмәгән бәядән киметеп саткан закупка катнашучысы, аукцион яисә конкурс уздырылган очракта, үзенең шул бәядән контракт башкара алу мөмкинлеген документ белән расларга бурычлы», - дип ассызыклады РФ икътисади үсеш министры урынбасары.
Болардан тыш, заказчыга товарларның конкрет төрләренә Россия Федерациясе Хөкүмәте билгеләгән документ күрсәтергә кирәк булачак. Шул ук вакытта мондый тәэмин итүчегә контрактны тәэмин итү күләменең бер ярым тапкыр арттырылуы турында гомуми антидемпинг таләбе куелачак.
Мондый үзгәрешләр кертү ярашлы нормада хокукый билгесезлек яшәп килү белән аңлатыла. Мәсәлән, гадәти тормыш өчен кирәкле товарлар сатып алганда гамәлдәге нормаларга ярашлы рәвештә, егерме биш проценттан да киметелмәгән бәя тәкъдим иткән закупка катнашучысы заказчыга контрактның тәкъдим ителгән бәясенең язмача нигезләмәсен бирергә тиеш.
Әлеге закон проекты дәүләт закупкалары ясалганда антидемпинг чаралары куллануны камилләштерүгә юнәлтелгән.