2016 елның октябрендә «Яңа проектларны алга җибәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» (алда – АСИ) АНОда 2017 елда Форсайт-флотлар уздыру хокукына Россия Федерациясе регионнары өчен конкурс игълан ителде. 2016 елның 10 октябреннән 10 ноябренә кадәр АСИ регионнардан заявкалар кабул итү алып барды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан регионнан ярашлы заявка әзерләнде (АСИга Россия регионнарыннан барлыгы 40ка якын заявка килде). 2016 елның 15 декабрендә Санкт-Петербург шәһәренең «Точка Кипения» мәйданында «2017 елның Форсайт-навигацияләре» уздыру хокукына Россия Федерациясе регионнарының проектларын яклау буенча сессия булып узды. Татарстан Республикасыннан яклауда икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов, «Университет Иннополис» АНО ВО индустриаль партнерлар белән эшләү буенча бүлек җитәкчесе Максим Гашков һәм «Университет Иннополис» АНО ВО проектлары менеджеры Рөстәм Дәүләтбаев катнашты.
Уздырылыган конкурс нәтиҗәләре буенча 2017 елда «Форсайт-навигацияләр» чараларын уздыруга хокукны Татарстан Республикасы, Якутия, Санкт-Петербург, Томск, Калининград, Мәскәү, Иваново, Иркутск һәм Тамбов өлкәләре, Ставрополь һәм Хабаровск крайлары алды.
2017 елның 13 февралендә Икътисад министрлыгында икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов рәислегендә 2017 елның маенда Татарстан Республикасында Форсайт-флот уздыру концепциясен карау буенча проект утырышы булды.