БДБ дәүләтләре арасында дәүләт сатып алулары өлкәсен көйләү процедуралары һәм кагыйдәләре турында беркетмә ратифицикацияләнде

2017 елның 6 марты, дүшәмбе

РФ Хөкүмәте 2017 елның 3 мартында БДБ илләре арасында дәүләт сатып алулары өлкәсен көйләү кагыйдәләре һәм процедуралары турында беркетмәне ратификацияләү турында закон проектын кабул итүгә ризалык бирде.

Документта катнашучы илләр законнарын беркетмә положениеләре белән 2018 елның 1 гыйнварына кадәр яраклаштырырга кирәк дип күрсәтелгән. Аерым алганда, бу вакытка яклар сатып алуларның электрон форматына күчүне тәмин итәргә тиеш (шул исәптән гаризалар бирү, нәтиҗә ясау һәм контракт төзү). Икенче этапта (2019 елның 1гыйнварына кадәр) сатып алуларның үтәкүренмәлелеген һәм  технологик платформалар ярашуын тәэмин итә торган технологияләр  кертергә кирәк. Аерым алганда, һәр як сатып алулар алып барыла торган мәйданчыкларны сайларга, дәүләт заказы турында мәгълүматлар  бастырып чыгару  өчен бердәм веб-портал эшләтеп җибәрергә, шулай ук намуссыз тәэмин итүчеләр реестрын бастырып чыгарырга тиеш. Документ үзәк банклар сатып алуларына һәм дәүләт серен тәшкил иткән контрактларга кагылмый. Заявкаларны тәэмин итүне чикләүләр дә  (контрактның башлангыч бәясеннән  5%тан артмаган бәядән) һәм  контрактны башкару да ( 30%тан артмаган) билгеләнгән.

Исегезгә төшерәбез, Россиядә хәзерге вакытта а законга ярашлы  рәвештә  (44-ФЗ) тулысынча электрон формада бары бер генә сатып алу  процедурасы — электрон аукцион гына гамәлгә ашырылган. Агымдагы ел башында РФ Хөкүмәте Дәүләт Думасына  44-ФЗга сатып алу процедураларын тулы масштабта электрон формага күчерү турында төзәтмәләр кертте.

Болардан тыш, элек РФ һәм  Белоруссия сатып алуларда катнашу өчен кирәкле  электрон санлы имзаны үзара тануны оештырган булган инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International