«Татфондбанк» ПАҖ һәм «ИнтехБанк» ПАҖ клиентларына, вкладларны аеру буенча гамәлләргә бәйле «Вкладларны иминиятләштерү Агентлыгы» дәүләт корпорациясе вкладлары буенча түләүләрне каплау реестрына кермәгән физик затларга; вкладлар буенча түләүләрне каплау күләме белән риза булмаган физик затларга; шулай УК АСВга запрос җибәреп, рәсми җавап алмаган физик затларга хәбәр итәбез.
Сезне 7 марттан 8.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасына – Казан шәһәренең Пушкин урамындагы 18нче йортка хокукый мәсьәләләр буенча, шул исәптән АСВ линиясе буенча түләүләр реестрына мөрәҗәгать итүчене кертүдән баш тарту өлешендә консультация алырга чакырабыз. Үзегез белән кирәкле документлар күчермәсен алып килергә кирәк. «Кайнар линия» телефоны (843) 524-90-90.