Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәгенең «Татарстан Республикасы эшмәкәрләрен яклау фонды» НО Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлекнең экспортка юнәлтелгән предприятиеләрен «ТехИнноПром» сәнәгатендә технологияләр һәм инновацияләр егерменче Халыкара күргәзмәсендә катнашырга чакыра. Ул 2017 елның 23еннән 26 майга кадәр Минск шәһәрендә була (Беларуссия Республикасы). Рәсми яклауны Белоруссия Республикасы Министрлар Советы күрсәтә.
Күргәзмә үзебезнең ил һәм чит ил компанияләренең инновацион сәнәгать җиһазларын, продукциясен һәм технологияләрен, аларны региональ һәм Халыкара базарларда демонстрацияләү; эшлекле контактларны ныгыту һәм тәҗрибә уртаклашу өчен каралган. Күргәзмәнең төп бүлекләре: Сәнәгать җиһазлары, технологияләр һәм сәнәгатьтә Энергетика продукциясе, энергия саклау, ИМТЕХ экологиясе – инновацион материаллар һәм технологияләрнең махсус экспозициясе.
Күргәзмәдә Татарстан Республикасыннан бердәм экспозиция күрсәтеләчәк. Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге республика эшмәкәрләренә үз продукцияләрен күргәзмәдә бердәм экспозиция кысасында күрсәтергә тәкъдим итә.
Күргәзмәдә катнашырга теләгән эшмәкәрләрне 2017 елның 27 мартына кадәр үзләренең карары турында Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәгенә (843) 524-76-70 тел. яисә tatexport@yandex.ru.электрон почтасына хәбәр итүләре сорала. Хатка күргәзмәдә катнашачак продукциянең белешмәлеген һәм фотосын беркетергә кирәк.