2017 елның 7 мартында Мәскәүдә Россия Федерациясе Президенты билгеләгән, Россия Федерациясе социаль-икътисади үсеше максатчан күрсәткечләренә ирешү мониторингы буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Комиссиянең чираттагы утырышы булды.
Утырышта докладлар күрсәтүнең билгеләнгән срокларына ярашлы рәвештә, Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы 596-606нчы указы белән каралган поручениеләр үтәлеше барышы каралды.
Россия Федерациясе Президентының контроль идарәсе җитәкчесе урынбасары Анатолий Кириенко Россия Федерациясе Хөкүмәте биргән поручениеләр башкарылуы турында сөйләде, аерым алганда: җылылык, су белән тәэмин итүдә, су түгүдә һәм 30 процентка кадәр юынтык суларны чистарту системасында капиталь кертемнәрнең тулаем күләмендә 2017 елда заем акчалары өлешен арттыру;
Табышлары зур булмаган гражданнар өчен коммерция булмаган торак фонды үсеше һәм аренда торагы базарын булдыру;
Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы указы белән билгеләнгән бюджет өлкәсендә хезмәткәрләр хезмәтенә түләүне 2018 елга арттыруның максатчан күрсәткечләре;
Россия Федерациясе субъектларының бюджетларын баланслау һәм табышлар һәм чыгымнар динамикасын исәпкә алып кирәкле чаралар кабул итү;
Техник һәм гуманитар иҗатка, уйлап чыгаручанлыкка сәләтле балаларны җәлеп итү;
Россия Федерациясе һәм башка территорияләрдә электрон чиратлар кертү;
Татарстан Республикасыннан утырышта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Кудряшев Владимир Николаевич катнашты.