ТР икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов «Z/Intec-2017» технологиясе буенча җыелучы Халыкара запчастьләр күргәзмәсендә катнашты

2017 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

2017 елның 6сыннан 9 мартка кадәр Лейпциг ярминкәсендә  «Z-2017» автокомпонентлары җитештерүчеләренең традицион күргәзмәсе һәм   «Intec» машиналар  төзү күргәзмәсе үткәрелде. 

Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге рәсми делегация составында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары  Булат Хаҗиәхмәтов булды.

«Intec-2017» күргәзмәсенең төп бүлекләре булып автомобильләр төзү, машиналар төзү һәм станоклар төзү тәэмин итүләре, шулай ук   электроника/электротехника, сәнәгать җиһазлары, инструментлар, металл эшкәртү торды.

«Z» күргәзмәсе программасына бизнес-очрашулар, Халыкара конференцияләр, махсус утырышлар һәм семинарлар уздыру кертелде. «Z» һәм «Intec» күргәзмәләрен бер вакытта уздыру  Лейпциг ярминкәсендә уңышлы «дуэт» булып торды.
 Татарстан Республикасы күргәзмәдә интерактив стендта күрсәтелде. Килүчеләр  «Иннокам»  Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры, «Алабуга»ОЭЗ, «Иннополис» ОЭЗ кебек һәм башка проектлар белән таныша алды.
         Болардан тыш, Германиягә эш визиты кысасында немец эшлекле кешеләре белән очрашулар булып, анда  Саксония Премьер-министры  Станислав Тиллих,  бизнес вәкилләре – «Cryotec Anlagenbau GmbH»-«Криотек Анлагенбау» (СПГ өлкәсендә технологияләр) генераль директоры Лутц Хоффман, «Hörmann-rawema-«Хёрман-равема» Engineering & Consulting GmbH» («КАМАЗ» ПАО белән хезмәттәшлек) генераль директоры Хольгер Фюссель, «Нотхельфер һәм Партнерлар» NJP (юридик хезмәтләр, Казандагы вәкиллек) адвокат конторасы җитәкчесе Ханс Йоахим Нотхельфер һәм башкалар катнашты.

Шулай ук әлеге бару кысасында Татарстан Республикасы вәкиллеген    Саксония федераль җире территориясендә ачу турында килешүгә ирешелде. Якындагы вакытта , Татарстан Республикасы Президенты  Рөстәм Миңнеханов хәбәр итүенчә, фәнни-техник, мәдәни, гуманитар һәм хезмәттәшлекнең башка өлкәләрен билгеләүче килешүгә кул куелачак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International