Татарстан Республикасы прокуратурасы Татфондбанкның үз хокукларын мөстәкыйль яклый алмаган зыян күргән вкладчыларының хокукын торгызу буенча эшен дәвам итә

2017 елның 7 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы прокуратурасы тарафыннан «ИК «ТФБ Финанс» ЧҖҖ клиентлары мәнфәгатьләрен яклау буенча «Татфондбанк» ПАО вкладчыларының банк идарә итүенә тапшырылган килешүләрен дөрес түгел дип тану турында иск гаризаларын бирү һәм аларга страховой түләүләр өчен ярашлы реестрга кертү буенча эш оештырылган.

Россия Федерациясенең Гражданлык процессуаль кодексының 45нче маддәсенә ярашлы рәвештә, гражданинның хокукларын, иреген һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау турында  гаризаны прокурор, әгәр гражданин сәламәтлеге, яше, эшкә сәләтсезлеге буенча һәм башка нигезле сәбәпләр белән белән судка  үзе мөрәҗәгать итә алмаганда гына бирә ала.

Шулай итеп, инвалидлар һәм өлкән яшьтәге кешеләр «ИК «ТФБ Финанс» ЧҖҖ белән килешү төзегән урыннардагы район прокуратурасына һәм шул исәптән түбәндәге адреслар буенча урнашкан прокуратураларга хокукларын яклау турында гариза белән мөрәҗәгать итә алалар:

  • Казан шәһәре прокуратурасы, адресы: Казан шәһ., Чехов ур., 36нчы йорт;
  • Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы прокуратурасы, адресы: Казан шәһ.,  Олега Кошевой ур., 8 а йорт; 
  • Казан шәһәренең  Вахитов районы прокуратурасы, адресы:  Казан шәһ., К. Маркс ур., 61нче йорт;
  • Казан шәһәренең Киров районы прокуратурасы, адресы: Казан шәһ.,  Гладилов ур., 27нче йорт; 
  • Казан шәһәренең Мәскәү районы прокуратурасы, адресы: Казан шәһәре,  Восстание ур., 33нче йорт;
  • Казан шәһәренең Яңа Савиново районы прокуратурасы, адресы:  Казан шәһәре,  Гагарин урамы, 73а йорты; 
  • Казан шәһәренең Совет районы прокуратурасы, адресы: Казань шәһ.,  Арбузов ур., 4 а йорты;
  • Казан шәһәренең Идел буе районы прокуратурасы, адресы: Казан шәһәре,  Мәүлетов ур., 41нче йорт;
  • Арча районы прокуратурасы, адресы: Арча шәһәре, Гоголь ур., 12нче йорт;
  • Аксубай районы прокуратурасы, адресы: Аксубай шәһәр тибындагы бистә җирлеге,  Романов ур, 5нче йорт;
  • Актаныш районы прокуратурасы, адресы: Актаныш авылы,  Тынычлык пр.,  56 а йорты;
  • Алексеевск районы прокуратурасы, адресы:  Алексеевск ш.т.б., Ленин ур., 59нчы йорт;
  • Әлки районы прокуратурасы, адресы: Базарные Матаки авылы, Полевая ур., 21нче йорт;
  • Әлмәт шәһәре прокуратурасы, адресы: Әлмәт шәһәре, Мәрҗәни ур., 84нче йорт;
  • Апас районы прокуратурасы, адресы: Апас авылы, Гагарин ур., 2нче йорт;
  • Арча районы прокуратурасы, адресы: Арча ш.т.б., Галактионов ур., 1нче йорт;
  • Әтнә районы прокуратурасы, адресы: Олы Әтнә авылы, Б.Җиһншин ур.,  8нче йорт;
  • Баулы шәһәр прокуратурасы, адресы: Баулы шәһәре, Һади Такташ ур., 26нчы йорт;
  • Балтач районы прокуратурасы, адресы: Балтач авылы, Булатов ур.,  24/1нче йорт;
  • Бөгелмә шәһәр прокуратурасы, адресы: Бөгелмә, Октябрь ур., 7а йорты;
  • Буа шәһәре прокуратурасы, адресы: Буа шәһәре,  Роза Люксембург ур., 140нчы йорт;
  • Югары Ослан районы прокуратурасы, адресы: Югары Ослан авылы,  Совет ур.,  24нче йорт;
  • Биектау районы прокуратурасы, адресы: Биектау ст., Пролетарская ур., 7нче йорт;
  • Чүпрәле районы прокуратурасы, адресы: Иске Чүпрәле авылы, С. Нәфиев ур, 20нче йорт;
  • Алабуга шәһәре прокуратурасы, адресы: Алабуга шәһәре, Таҗи Гыйззәт ур., 30а йорты;
  • Зәй шәһәре прокуратурасы, адресы: Зәй шәһ., Чапаев ур., 3нче йорт;
  • Зеленодольск шәһәре прокуратурасы, адресы: Зеленодольск шәһ., Ленин ур., 53а йорты; 
  • Кайбыч районы прокуратурасы: Олы Кайбыч ав., Солнечный бульвар ур.,11нче йорт;
  • Кама Тамагы районы прокуратурасы, адресы: Кама Тамагы ш.т.б., К. Маркс ур., 1нче йорт;
  • Кукмара районы прокуратурасы, адресы: Кукмара районы бистәсе, Ленин ур., 40нчы йорт;
  • Лаеш районы прокуратурасы, адресы: Лаеш шәһәре, Совет ур., 1 а йорты;
  • Лениногорск шәһәре прокуратурасы, адресы: Лениногорск шәһәре, Шашин ур., 3нче йорт;
  • Мамадыш районы прокуратурасы, адресы: Мамадыш шәһ., Давыдов ур., 36 а йорты;
  • Менделеевск районы прокуратурасы, адресы: Менделеевск шәһәре,  Фомин ур., 11нче йорт;
  • Минзәлә районы прокуратурасы , адресы: Минзәлә шәһ., Коммунистическая ур., 21нче йорт;
  • Мөслим  районы прокуратурасы, адресы: Мөслим ав., Пушкин ур., 20а йорты;
  • Яр Чаллы шәһәре прокуратурасы, адресы: Яр Чаллы шәһ., Ш.Усманов ур.,  42/02а йорты;
  • Түбән Кама шәһәре прокуратурасы, адресы: Түбән Кама шәһәре, Студентлар ур., 7нче йорт;
  • Яңа Чишмә районы прокуратурасы, адресы: Яңа Чишмә ав.,  Совет ур., 54нче йорт;
  • Нурлат шәһәре прокуратурасы, адресы: Нурлат шәһ., Хәмәдиев ур., 15нче йорт;
  • Питрәч районы прокуратурасы, адресы: Питрәч ав., Казан ур., 6нчы йорт;
  • Балык Бистәсе районы прокуратурасы, адресы: Балык Бистәсе ав., Зәки Шәймәрданов ур., 69а йорты;
  • Саба районы прокуратурасы, адресы: Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистә, Мәктәп ур., 56нчы йорт;
  • Сарман районы прокуратурасы, адресы: Сарман ав., Терешков ур., 13нче йорт;
  • Спас районы прокуратурасы, адресы: Болгар шәһ., Горький ур., 16нчы йорт;
  • Тәтеш районы прокуратурасы, адресы:  Тәтеш ав., Камай ур., 7нче йорт;
  • Тукай район прокуратурасы, адресы:  Яр Чаллы шәһ., М. Җәлил пр., 52нче йорт;
  • Теләче районы прокуратурасы, адресы: Теләче ав., Химиклар ур.,  27нче йорт; 
  • Чирмешән районы прокуратурасы, адресы:. Чирмешән,  Техническая ур., 5нче йорт; 
  • Чистай шәһәре прокуратурасы, адресы: Чистай шәһ.,  Бебель ур., 101 а йорты;
  • Ютазы  районы прокуратурасы, адресы: Урыссу ш.т.б.,  Шамкин ур., 45нче йорт.

Татарстан Республикасы прокуратурасы таләбе белән шәһәр һәм район прокурорлары тарафыннан гражданнарның күрсәтелгән  категорияләрен кабул итү оештырылды.

Шул ук вакытта республика  прокуратурасы «ИК «ТФБ Финанс» ЧҖҖнең калган вкладчыларының хокукларын яклауны сорап судка үзләре мөрәҗәгать итә алулары турында хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International