Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2017 елның 6 апрелендә 14.00 сәгатьтә киңәшмәләр залында ( 429нчы бүлмә) Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршында коррупциягә каршы тору Комиссиясенең утырышы була.
2017 елның 10 апреленнән 10 майга кадәр матди-техник, икътисади, информацион база төзү юлы белән фәнни-техник, инновацион һәм производство өлкәләрен үстерү максатыннан чыгып, балалар, яшьләр, һәм кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен уңайлы шартлар тудыруга бәйле Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларыннан конкурска гаризалар кабул ителү игълан ителә.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең ярашлы күрсәтмәсе белән 2017 елның 25 мартындагы «Юридик затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне дәүләт теркәве турында Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» 541-р санлы федераль закон һәм Россия Федерациясенең законнар актларының кайбер положениеләренең көчен югалтуы турында федераль закон проекты (юридик затларга һәм шәхси затларга дәүләт теркәве ясаганда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүдә күп функцияле үзәкләр белән теркәү органнарының үзара эше өлешендә) Россия Федерациясе Дәүләт Думасына кертелде.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 24 мартындагы 331нче карары белән федераль дәүләт контроле (күзәтчелек) һәм аларны башкару өчен вәкаләтле башкарма власть федераль органнарының төрләре исемлеген кертү тәртибе расланды. Әлеге документ «Дәүләт контроле (күзәтчелек) һәм муниципаль контроль алып барганда юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукын яклау турында» 294-ФЗ федераль законы таләпләрен үтәү өчен эшләнгән. Исемлекне Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы кертәчәк.
Директоры Зәйнәп Нил Сонмез булган «Гебзе» Оештыру сәнәгать зонасы (Төркия) вәкилләре катнашында киңәшмә 2017 елның 4 апрелендә Татарстан Республикасы инвестицион үсеш агентлыгында булды.
Директоры Зәйнәп Нил Сомез җитәкчелегендәге «Гебзе» (Төркия) Оештырылган сәнәгать зонасы вәкилләре белән 2017 елның 3 апрелендә «Алабуга» ППТ ОЭЗда киңәшмә булды.
Казан шәһәренең Россия ФАСы укыту-методик үзәгендә 2017 елның 3-4 апрелендә оештыручысы Монополиягә каршы федераль хезмәт булган «Россия Федерациясе субъектларында конкуренция үсеше Стандартын кертү практикасы» семинары уза.
Министр урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов 30 мартта булган «Татэнерго» АҖ директорлар Советының чираттагы утырышында катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында республикада сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы тору комиссиясенең чираттагы киңәшмәсе булды.
Дәүләт власте федераль органнарының дәүләт хезмәте күрсәтү тәртибен камилләштерү һәм шулай ук 2013 елдан бирле кире элемтә алу өчен хезмәт күрсәтүләргә даими сыйфат мониторингы Россия Икътисади үсеш министрлыгы заказы буенча төзелгән «Сезнең контроль» системасы аша башкарыла.