Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында республикада сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы тору комиссиясенең чираттагы киңәшмәсе булды.
Анда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан министр урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов катнашты.
Киңәшмә кысасында Татарстан Республикасы предприятиеләрендә сәнәгать товарларының оригинальлеген, хәрәкәтен һәм урынын ачыклау, Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләре өчен интеллектуаль милекне яклау һәм саклау системасын үзләштерү һәм башка мәсьәләләр какаралды.