25 апрельдә Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясенең хокукый кулланыла торган практикасын халык катнашында карау булачак

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

2008 елның 26 декабрендәге «Дәүләт контроле (күзәтчелек)  һәм муниципаль контроль алып барганда юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукын яклау турында» 294-ФЗ Федераль закон таләпләренә һәм шулай ук  «Контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеге реформасы» Өстенлекле программасына ярашлы рәвештә  25 апрельдә 13.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясенең хокукый кулланыла торган практикасы нәтиҗәләрен халык белән бергә карау була. Чараны уздыру урыны: Казан Федераль Университетының икътисад һәм финанслар институты актлар залы (Казан шәһ., Бутлеров ур., 4нче йорт).

Карау таләп ителгән аеруча актуаль сорауларны керткән опросник тутыруны тәкъдим итәбез.

Тутырылган опросникларны һәм шулай ук чарада катнашучылар исемлеген 2017 елның  17 апреленә кадәр kostushin@mail.ru  электрон почтасына җибәрү сорала.  Чарада катнашу мәсьәләләре буенча контакт телефоннары:  8 (843) 524 91 27, 524 91 26, 524 91 20.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International