Икътисади үсеш министрлыгы Хөкүмәткә социаль эшмәкәрлек турында закон проектын кертте

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

РФ Икътисади үсеш министрлыгы РФ Хөкүмәтенә «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында  («социаль эшмәкәрлек» аңлатмасын ныгыту өлешендә)»  федераль закон проектын җибәрде.

Документ РФда кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше Стратегиясенең 2030 елга кадәрге чорында үсеше положениеләрен һәм шулай ук «Социаль хезмәтләр өлкәсенә хезмәтләр күрсәтүдә дәүләти булмаган оешмаларның керүенә ярдәм итү»  («юл картасы») чаралары планының 8нче пунктына ярашлы рәвештә эшләнгән.

Закон проектында «социаль эшмәкәрлек» аңлатмасына билгеләмә бирелә һәм араларында аерым гражданнарга (инвалидлар, яшь балалары булган ялгыз ата-аналар, күп балалалы ата-аналар, эшләмәүче пенсионерлар һәм башкалар) эш урыннары булдырган яисә үзләренең төп тормыш ихтыяҗларын үзләренә тәэмин итү мөмкинлеге биргән гражданнарның тормышын яхшыртуга юнәлтелгән эшмәкәрлек эшчәнлеген алып барган  категориядәге гражданнарга эш урыннары булдырган кече һәм урта  социаль эшмәкәрлек компанияләренә бирелгән шартлар күрсәтелә.

Социаль эшмәкәрлек субъектлары турында белешмәләрне  МСПның  субъектларының бердәм реестрына кертү каралган, аны  Федераль салым хезмәте 2016 елның  1 августыннан алып бара.

Закон проектының аерым статьясы белән  социаль эшмәкәрлеккә кертелгән эшчәнлек алып баручы  МСП субъектларын яклау төрләре каралган. Андый ярдәмне дәүләт власте һәм җирле үзидарә органнары  МСП субъектлары инфраструктурасын яклау махсуслаштырылган оешмаларын үстерүгә, франшиз банклары төзүгә, соцэшмәкәрлекне популярлаштыру өлкәсендә чараларны гамәлгә ашыруга, мәгариф программаларын оештыруга, регионара хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм итү һәм Интернет аша товарлар һәм хезмәтләрне алга җибәрүгә һәм шулай ук башка чаралар юлы белән күрсәтергә мөмкиннәр. Өстәмә рәвештә конкурслар һәм аукционнар уздырмыйча дәүләт һәм муниципаль милек арендасы килешүе  төзү мөмкинлеге карала.

 Россия Икътисади үсеш министрлыгының кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше һәм конкуренция Департаменты директоры Максим Паршин сүзләренә караганда, Россия Икътисади үсеш министрлыгы әзерләгән закон проекты социаль эшмәкәрлек өлкәсендә эшчәнлек алып барган кече һәм урта эшмәкәрлек  предприятиеләре өчен  информацион, милек һәм оештыру чикләүләрен алып ташлауга юнәлтелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International