Яр Чаллы 13 апрельдә эшмәкәрләр өчен «Россия Бизнесы геройлары» форумы узган Татарстан Республикасының беренче шәһәрләренең берсе булды. Вакыйганың оештыручысы «Эшмәкәрлек фабрикасы» һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының мәгариф проекты булды.
Форум геройлары — алар, икътисади конъюнктураның катлаулы һәм проблемалар спектрының киң булуына карамастан, Татарстанда үз эшләрен ачкан һәм Россиядә бизнес үстергән эшмәкәрләр. Форумда алар үзләренең җиңү һәм җиңелү тарихлары, миссияләре һәм тормыш кыйммәтләре белән бүлешәчәк. Бу тарихларны тормыш чынбарлыгы буларак күзалларга кирәк!
Форум кунакларын көтә:
«Россия Бизнесы геройлары» форумының спикерлары һәм почетлы кунаклары арасында:
Шулай ук форумда «СТАРТ-Фабрика» һәм «Мәктәп эшмәкәрлеге Фабрикасы» мәгариф курслары чыгарылыш укучылары төзегән бизнес-компанияләр күргәзмәсе була, ә «Эшмәкәрлек фабрикасы» проектының яңа наборында катнашырга телүчеләрнең барысы да гариза калдыра алалар.
Һәр яңа сезон белән проектка үзгәрешләр кертелә һәм ул тагын да кызыклырак һәм масштаблырак булачак. «Үз тормышыңны яхшырту гына түгел, ә башкаларныкын да үзгәртеп, үз өлкәңдә профессионал һәм даими үсештә булу – менә нәрсәгә өйрәтә «Эшмәкәрлек фабрикасы», - дип комментарий бирә уңышлы эшмәкәр һәм «Эшмәкәрлек фабрикасы» проектына нигез салучы Айдар Булатов.
«Эшмәкәрлек фабрикасы» проекты турында тагын җентеклерәк мәгълүмат bizfabrika.ru. сайтында бирелгән. «Россия Бизнесы геройлары» форумында бирелгән сылтама буенча теркәлергә кирәк.