Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2010 елның 12 мартындагы «Татарстан Республикасында фәнни-тикшеренү, тәҗрибә-консрукторлык һәм гражданлык билгеләнешендәге технологик эшләр нәтиҗәләрен дәүләт исәпләве һәм саклауның бердәм системасы положениесен раслау турында» 133нче карарын гамәлгә ашыру кысасында 21 апрельдә 9.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында (Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55, 429нчы кабинет) Татарстан Республикасы фәнни-тикшеренү, тәҗрибә-конструкторлык һәм гражданлык билгеләнешендәге технологик эшләр дәүләт заказчылары (алда – НИОКР) өчен консультацион семинар була.
Семинар кысасында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасында НИОКР өлкәсендә, нәтиҗәле планлаштыруда, НИОКРны гамәлгә ашыруда һәм НИОКР барышында алынган интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен куллануга кагылган норматив-хокукый актларга үзгәрешләр һәм яңалыклар кертүгә кагылышлы актуаль сораулар карау планлаштырыла.
Дәүләт заказчылары өчен НИОКР нәтиҗәләрен дәүләт исәбе һәм саклавы Бердәм системасы мәгълүматлары базасы белән эшләү буенча уку планлаштырыла.
Семинарда катанашуга кагылышлы сораулар белән «Татарстан ЦНТИ»: ТР ДУП белгечләре консультация бирә ала.
Луньков Данат Игоревич – фәнни-техник эшчәнлек нәтиҗәләрен исәпләү бүлеге җитәкчесе, тел. 279-49-25, e-mail: niokr.rt@mail.ru;
Хилалова Динара Василь кызы – фәнни-техник үсеш информацион ресурслар идарәсе җитәкчесе, тел. 279-50-93.