«Яр Чаллы» ТОСЭРда «ТатКлиматМаш» һәм «Венские вафли» компанияләренең инвестиция проектларын гамәлгә ашыру буенча заявкалары хупланды

2017 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов рәислегендә алдан баручы социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлек алып бару турында килешү төзүгә заявкаларны карау буенча республика комиссиясе утырышы булды.  Нәтиҗәдә «ТатКлиматМаш» һәм  «Венские вафли»  компанияләрнең инвестиция проектлары хупланды. 

Мәскәү өлкәсеннән  (Звенигород шәһ.) климатик җайланмалар җитештерүче  «ТатКлиматМаш» компаниясе 33 эш урыны булдырырга җыена. Кондитер әйберләр җитештерүче «Венские Вафли» ЧҖҖ (Яр Чаллы) - 53 эш урыны. Ике компаниянең инвестицияләре күләме 170,48 млн сум һәм шуңа ярашлы 265,5 млн сум тәшкил итәчәк.

Исегезгә төшерәбез,   ТОСЭР статусын Россиядә беренчеләрдән булып Яр Чаллы шәһәре алды, хәзер биредә 9 компания теркәлгән. “ ЯР Чаллы” ТОСЭР резидентлары керткән инвестицияләр күләме 8,5 млрд сум тәшкил итте, 1800 эш урыны төзелде.

 "ТатКлиматНаш" Компаниясе»  «Мастер»КИПта урнашачак, аренда килешүе төзелде инде, – дип комментарий бирде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Эльдар Тимергалиев. – Яңа инвесторларны ЯР Чаллы  ТОСЭРның ташламалары һәм аренда мәйданнарының арзанлыгы җәлеп итә. «Татклиматмаш» компаниясе беренче үсеш этабында климатик җиһазлар җитештерәчәк, ә «Венские Вафли» сәнәгать масштабында пирожный макароннары ясаячак».

Яр Чаллыда ТОСЭР резиденты статусын алырга чиратта тагын бер компания торуын билгеләргә кирәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International