Бишкекта (Кыргызстан Республикасы) 2017 елның 11еннән 13 апрельгә кадәр «FoodexpoKyrgyzstan 2017» Халыкара махсуслаштырылган азык сәнәгатенең беренче күргәзмәсе була .
Күргәзмәдә түбәндәге продуктлар күрсәтелгән:
- Ит һәм балык эшкәртә торган җиһазлар
- Сөт сәнәгате өчен җиһазлар
- Май җитештерү өчен җиһазлар
- Кондитер сәнәгате өчен җиһазлар
- Икмәк пешерә торган җиһазлар
- Макарон әйберләр һәм пилмәннәр ясау өчен җиһазлар
- Консерв җиһазлары
- Салу җиһазлары
- Суыткыч җиһазлары
- Супермаркетлар өчен җиһазлар
- Транспорт һәм логистика
- Ашамлык продуктлары җитештерү өчен чимал
«Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» НОның Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге республиканың экспортка юнәлтелгән кече һәм урта эшмәкәрләрлек субъектларының ярминкәдә катнашуын оештыра. Татарстанның бердәм коллектитв экспозициясен «Инновацион технологияләр»ЧҖҖ, «Эльбрус Ойл»ЧҖҖ, «Интеграл +» ЧҖҖ, «Салават Трейд» ЧҖҖ, «Тәмле» ЧҖҖ күрсәтә.
Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының төрле форматтагы Халыкара күргәзмәләрдә катнашуын оештыра, эшмәкәрләргә үз продукцияләрен чит ил базарларында күрсәтүне тәкъдим итә һәм потенциаль партнерлар табуда ярдәм күрсәтә. ТР экспортны яклау үзәге хезмәтләре турында җентеклерәк мәгълүматны түбәндәге сайтта алырга була: http://export-rt.ru