Дәүләт Думасына күпфатирлы йортларга идарә итү эшчәнлеге башлану турында хәбәр итү процедурасын төгәлләштерү хакында закон проекты кертелгән

2018 елның 2 феврале, җомга

Россия Федерациясе Дәүләт Думасына күпфатирлы йортларга идарә итү эшчәнлеге башлану турында хәбәр итү процедурасын төгәлләштерү хакында закон проекты кертелгән. Россия Төзелеш министрлыгы тарафыннан әзерләнгән закон проектында каралганча, күрсәтелгән үзгәрешләрне Россия Федерациясе  Торак кодексының 20 статьясына кертү тәкъдим ителә.

Закон проектында күпфатирлы йортларга идарә итү эшчәнлеге башлану турында хәбәрнамә тапшырырга тиешле субъектлар исемлегеннән идарәче оешмаларны, аларга карата лицензия контроле үткәрелгәнгә күрә, төшереп калдыру каралган. Шулай итеп, эшчәнлек башлау турында торак милекчеләре ширкәтләре, торак һәм башка махсуслашкан кулланучылар кооперативлары хәбәр итәргә тиеш була.

Закон проектын кабул итү дәүләт торак күзәтчелеген камилләштерү өчен башкарыла.

Закон проекты Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2018 елның 25 гыйнварында узган утырышында каралган һәм хупланган.

Федераль закон проекты тексты белән, сылтама буенча үтеп, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International