Инвестиция проектларын гамәлгә ашырганда бизнеска салым ташламалары бирү тәҗрибәсен дәвам итәргә кирәк, дип саный парламентариеләр. Бу хакта бүген Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында сөйләштерләр. Бүген Комитет әгъзаларының игътибар үзәгендә 1998 елның ноябрендә кабул ителгән "Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында" республика законы булды. Парламентариеләр документның эш нәтиҗәлелеген бәяләделәр.
Предприятиеләрнең инвестиция эшчәнлеген стимуллаштыру өчен республика җитәкчелегенең нинди чаралар күрүе хакында республика икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов сөйләде.
Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.
Бүген Икътисад министрлыгында республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре Татарстан Республикасының Стратегия-2030 га үзгәрешләр кертү буенча эш башлау сессиясенә җыелды. Сессияне министр урынбасары Олег Пелевин үткәрде.
Олег Пелевин катнашучылардан, беренче чиратта, республиканы үстерү Стратегиясен эшләү кысаларында төзелгән проект мәйданнары эшен торгызуны сорады.
Министр урынбасары республика Стратегиясенә үзгәрешләр кертү буенча алып барыла торган эшкә халыкны җәлеп итәргә дә өндәде. Моның өчен Стратегия-2030 (tatarstan2030.ru) сайты эшли, анда һәркем үзенең тәкъдимен калдыра ала.
Министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре сессия кысаларында шулай ук Татарстан Республикасының Стратегия-2030 га үзгәрешләр кертү буенча быел башкарыла торган эш форматы турында фикер алыштылар.
2018 елның 6-7 февраль көннәрендә Мәскәү шәһәрендә "Бизнес-Уңыш" Милли премиясе финалы булды, анда "Эшкуарлыкка ярдәмнең һәм инвестиция климатын яхшыртуның иң яхшы тәҗрибәсе" номинациясендә Чаллы шәһәре Мэры Наил Мәһдиев һәм Чаллы шәһәре башкарма комитеты вәкилләре катнашты.
Проектны «ОПОРА РОССИИ» Гомумроссия кече һәм урта эшкуарлык иҗтимагый оешмасы, "Яңа проектларны тәкъдим итү буенча стратегик инициативалар агентлыгы" автоном коммерциягә карамаган оешмасы һәм Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы оештырган. Әлеге премиянең Попечительләр советын Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Игорь Шувалов җитәкли.
Узган елда моношәһәрләр өчен «ЛИЗИНГ-ГРАНТ» чарасы буенча дәүләт ярдәме бирүгә гаризаларны конкурс нигезендә сайлап алуның чираттагы этабы булды.
Бизнес-проектларны конкурс нигезендә сайлап алуның беренче һәм икенче этапларын үткәрү нәтиҗәләре буенча 70 эшкуар 104,9 млн сумлык дәүләт ярдәме алды.
Эшкуарлар игътибарына: 2018 елда «Лизинг-Грант» чарасын үткәрү планлаштырыла. Конкурска гаризалар кабул итү сроклары турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтына документлар рәсми рәвештә кабул ителә башлаганчы 5 эш көне кала урнаштырылачак. Тулырак мәгълүмат алу өчен «ЦРПП МСП РТ» ДКУнә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә аласыз: Казан ш., Мәскәү ур., 55 нче й., 125 нче бүлмә (ТР Икътисад министрлыгы бинасы) яки кайнар линия телефоны аша: 8(843)524-90-90.
Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дагыстанга эш сәфәре кысаларында Дербент коньяк комбинаты эшчәлеге белән танышты. Аны Дагыстан Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Владимир Васильев озата йөрде.
Шәрәфле кунаклар предприятиенең җитештерү цехларын карап чыктылар, коньяк продукциясе әзерләү һәм саклау процессы белән таныштылар.
Предприятие җитәкчелеге хәбәр иткәнчә, бүген комбинат сезонга 80 мең тонна виноград эшкәртә. Продукции ассортиментын барлык категорияләрдәге 20 исемдәге коньяк һәм 18 исемдәге шәраб тәшкил итә.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Дербент уенчак шәрабләр заводында булды. Предприятие директоры Мөхәммәт Садулаев белән бергә ул шампань шәрабен шәшәләргә салу барышы белән танышты.
Дербент уенчак шәрабләр заводы – шампань шәрабен һәм уенчак шәрабләрен 80 елдан артык җитештерүче Дагыстан предприятиеләрнең иң эреләреннән берсе. Заводның 3 мең га мәйданда үз виноград бакчалары бар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дагыстанга эш сәфәре кысаларында Дербент шәһәренең тарихи урыннарында булды. Дагыстан Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Владимир Васильев белән бергә ул борынгы Нарын-кала кальгәсен карады. Фарсы мәмләкәтенә Каспий капкаларын ябарга тиешле Доараб цитаделе Каспий диңгезе белән ике катлы дивар белән тоташтырылган. Объект ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән.
Кальгә эчендә мунчалар, керамик торбалардан эшләнгән су белән тәэмин итү системасы, шахлар сарае хәрабәләре сакланып калган. Аерым алганда, Татарстан Республикасы Президенты гауптвахтаны, җир асты төрмәләрен, су резервуарларын һәм башка биналар хәрабәләрен карап чыкты.
Рөстәм Миңнеханов төбәкләр арасында тарихи ядкярләрне саклап калу буенча хезмәттәшлекнең мөһимлеген билгеләп үтте. Ул музей комплексы вәкилләрен борынгы Болгар шәһәре мисалында һәйкәлләрне торгызу буенча Татарстан тәҗрибәсе белән танышырга чакырды.
Шулай ук бүген Рөстәм Миңнеханов Кавказдагы иң борынгы урыннарның берсе – Кырхляр урта гасыр зиратында булды, монда Мөхәммәт пәйгамбәрнең 40 тарафдары җирләнгән. Тагын Татарстан Республикасы Президенты Россиядәге иң борынгы мәчеттә – Дербент Җәмыгъ мәчетендә булды.
Бүген Махачкалада Татарстан Республикасы белән Дагыстан Республикасы арасында Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү һәм аны гамәлгә ашыру Планы имзаланды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дагыстан Республикасы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Владимир Васильев документка кулларын куйды.
Килешү берничә юнәлеш буенча алып барылачак, дип ассызыклады ТР Президенты. "Ике төбәк арасында товар әйләнеше күләме хәзерге вакытта миллиард сум тирәсе. Без әлеге күрсәткечне биш кат арттыру максатын куярга тиеш, дип саныйм, Татарстан һәм Дагыстан - ике зур күләмле базар. Без бирегә автомобильләр, шиналар, нефть химиясе продукциясен, азык-төлек продукциясен китерәбез, шул ук вакытта безгә сыйфатлы вино, коньяк, сарык ите, йөзем һәм башка продукция килә", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул искәрткәнчә, Татарстан белән Дагыстан арасындагы мөнәсәбәтләрнең хезмәттәшлеккә мөмкинлекләре зур, шул исәптән дәүләт хезмәте күрсәтү, сәнәгать мәйданчыкларын үстерү, инвестицияләр җәлеп итү, дәүләт сатып алулары системасы, мәгариф, спорт һәм туризм өлкәләрендә.
Владимир Васильев билгеләгәнчә, Татарстан - алдынгы регион. "Минем фикеремчә, алды баручылардан өйрәнергә кирәк. Мин Татарстан Президенты һәм аның хезмәттәшләренә безнең тәкъдимне хуплауларына һәм хезмәттәшлек итүгә рәхмәтле, - диде Дагыстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы. - Татарстан үз бюджетын тикшереп тора, безгә шуңа өйрәнергә кирәк. Алар йөзгә якын күрсәткечне кертеп, реаль вакытта күзәтеп торалар. Безгә шул җитми".
Шулай ук чарада Татарстан һәм Дагыстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-телек министрлыклары, Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы һәм Дагыстан Республикасы эшкуарлык һәм инвестицияләр агентлыгы арасында хезмәттәшлек итү турында килешүләр имзаланды.
Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дагыстанга эш сәфәре кысаларында Кумторкалы районында урнашкан «Түбә» индустриаль паркында булды.
Парк 2015 елда булдырылган. Гомуми мәйданы –194 га. Инфраструктурасына кирәкле инженер челтәрләре һәм алга киткән логистика системасы керә. Потенциаль инвесторларга ташламалы салым шартлары тәкъдим итәләр.
Бүген «Түбә» территориясендә 10 резидент эшли. Рөстәм Миңнеханов ике төп предприятие – Каспий табаклы пыяла заводы һәм «Мараби» керамик плитка заводы эше белән танышты
Каспий табаклы пыяла заводы – «Түбә» индустриаль паркының төп резиденты. Үз сегментында Россиянең көньягындагы иң эре предприятие буларак, тәүлегенә 600 тонна югары маркалы табаклы пыяла чыгара.
Компаниянең 2017 елда уртача килере 3,7 млрд. сум тәшкил иткән. Заводта 410 кеше эшли.
«Мараби» предприятесендә Рөстәм Миңнеханов идән плиткасы һәм керамик гранит чыгару буенча җитештерү линиясен карап чыкты, проект куәте елына 2 млн. квадрат метрдан артык. Гомуми хакы 1,8 млрд. сум.
Компания вәкиле хәбәр иткәнчә, 2018 елда «Мараби» продукция күләмнәрнен икенче җитештерү линиясен ачу бәрабәренә арттырырга җыена.
Азакта Рөстәм Миңнехановка чыгарылучы керамик плитканы күрсәттеләр. Татарстан Республикасы Президенты продукциянең югары сыйфатын билгеләп үтте һәм, Татарстанда да аңа ихтыяҗ зур булачак, дип ышандырды.
Сәнәгати, энергетик һәм экологик иминлек өлкәсен тикшереп торуны һәм күзәтчелекне тәэмин итү мәсьәләләре Татарстан өчен һәрвакыт актуаль һәм өстенлекле булып кала, чөнки төбәктә куркыныч объектлар Идел буе федераль округы субъектлары арасында иң күп урнашкан.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округының Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәте күзәтчелегендәге предприятиеләре һәм оешмалары белән киңәйтелгән киңәшмәдә хәбәр итте. Чара Казанда Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, аны Ростехнадзор җитәкчесе Алексей Алешин алып барды.
Видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәдә Идел буе федераль округы составына керүче барлык төбәкләр вәкилләре, шулай ук Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләре вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә чыгышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы – төп капиталга инвестицияләр һәм сәнәгать һәм граждан төзелеше үсешенең еллык күләмнәре зур булган төбәк.
Югары дәрәҗәле кунакларга учреждениеләр буенча экскурсияне төбәк КФҮ җитәкчесе Осман Хасбулатов үткәрде. Танышу барышында КФҮнең республика шәһәрләрендә һәм районнарында урнашкан 57 үзәктән һәм 435 артык читтәге офистан гыйбарәт тармакланган филиаллар челтәре булуы билгеләп үтелде. Шулай итеп, "бер тәрәзә" принцибы буенча хезмәтләр күрсәтүдән 98% халык файдалана ала.
Исегезгә төшерәбез: моннан бер көн элек Дагыстанга төбәк җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов һәм ТР икътисад министры Артем Здунов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе килде, эш сәфәре кысаларында алар республиканың кайбер сәнәгать һәм эшкәртү предприятиеләре эше белән танышачаклар, шулай ук сәүдә-икътисад, фән-техника һәм мәдәният өлкәләрендә ике төбәкнең хезмәттәшлеге турында берничә килешү имзаланачак.