Мәскәүдә РФ субъектларының конкуренцияне үстерүгә ярдәм буенча эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре турында фикер алыштылар

2018 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

2018 елның 30 гыйнварында Мәскәүдә Россия Федерациясе Дәүләт советы эшче төркеменең беренче утырышы булды, анда Россия Федерациясе Дәүләт советы утырышына әзерлек мәсьләләре турында фикер алыштылар. Әлеге утырышның темасы "Россия Федерациясе субъектларының Россия Федерациясендә конкуренцияне үстерүгә ярдәм буенча эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре" булачак.

Очрашу Левитин Игорь Евгеньевич – Россия Федерациясе Дәүләт советы секретаре, Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе, Бречалов Александр Владимирович – эшче төркем җитәкчесе, Удмурт Республикасы Башлыгы, Артемьев Игорь Юрьевич – Федераль монополиягә каршы хезмәт җитәкчесе, Пузыревский Сергей Анатольевич – Федераль монополиягә каршы хезмәт җитәкчесе урынбасары, редакция төркеме җитәкчесе катнашында үтте.

Чарада Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International