Россия Икътисадый үсеш министрлыгы кече һәм урта эшкуарларга 6,5% ставкалы ташламалы кредит бирү программасында катнашучы банклар исемлеген, шулай ук программа буенча акча лимитларын билгеләде

2018 елның 2 феврале, җомга

Эшкуарлар ташламалы кредитны 15 банкта алырга мөмкин: Банк ВТБ, Сбербанк, "Россельхозбанк", "Банк Акцепт", "Альфа-банк", КБ "Ассоциация", Банк "Левобережный", "Банк Интеза", "Запсибкомбанк", МСП Банк, СКБ Приморья "Примсоцбанк", "РосЕвроБанк", "Банк "Санкт-Петербург", РНКБ Банк, ТКБ Банк.

Федераль бюджеттан аларга бирелә торган субсидияләр өстенлекле тармакларда проектларны гамәлгә ашыруга кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ташламалы ставка буенча бирелгән кредитлар буенча алып бетерә алмаган керемнәрне каплауга каралган.

Кредитлар өстенлекле тармакларга караган проектларга биреләчәк.

Проектларын моношәһәрләрдә һәм Ерак Көнчыгыш федераль округы регионнарында гамәлгә ашыручы эшкуарлар  программада махсус шартларда катнаша ала.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International