Россия Дәүләт Думасына дәүләт контроле, шул исәптән лицензия контроле, өлкәсендә үтә күренмәлелекне арттыруга юнәлтелгән закон проекты кертелгән

2018 елның 5 феврале, дүшәмбе

"Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм индивидуаль эшкуарларның хокукларын яклау турында" Федераль законга һәм "Эшчәнлекнең кайбер төрләрен лицензияләү турында" Федераль законның 19 статьясына үзгәрешләр кертү хакында" федераль закон проекты "Тикшерү һәм күзәтү эшчәнлеген үзгәртеп кору" өстенлекле программасы чаралары кысаларында Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан әзерләнгән һәм дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашыру тәртибен камилләштерүне максат итә.

Лицензия контролен хокукый җайга салуны камилләштерү максатларында, проектта лицензия контролен оештыру һәм гамәлгә ашыру тәртибе билгеле бер эшчәнлек төрен лицензияләү турындагы нигезләмәдә карала дип билгеләргә тәкъдим ителә.

План буенча тикшерүләр үткәрелә торган тикшерелергә тиешле субъектларның хокукларына гарантияләр билгеләү өчен контроль чараларының аерым юридик затка, индивидуаль эшкуарга карата үткәрелә алмавын һәм гади тикшерүне алыштырырга тиеш булмавын билгеләү тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International