"Татарстан Республикасы эшкуарлыгына ярдәм фонды" коммерциягә карамаган оешмасының Татарстан Республикасы экспортына ярдәм үзәге Татарстан Республикасының экспортка эшли торган кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләрен 2018 елның 17 апрельдән алып 19 апрельгә кадәр Кыргызстанның Бишкек шәһәрендә узачак «Food Expo Kyrgyzstan» 2 нче Халыкара махсуслаштырылган азык-төлек индустриясе күргәзмәсендә катнашырга чакыра.
Урыннар исәбенең чикле булуын исәпкә алып, катнашырга теләгән эшкуарлардан үзегезнең карарыгыз турында 2018 елның 12 февраленә кадәр, tatexport@yandex.ru электрон почта адресы хат юллап яки +7 987 225 04 58 телефонына шалтыратып, ТР экспортына ярдәм үзәгенә хәбәр итү сорала. Татарстан Республикасы экспортына ярдәм үзәге Татарстан Республикасының экспортка эшли торган кече һәм урта эшкуарлык субъектларының төрле форматтагы халыкара күргәзмәләрдә катнашуын оештыра, эшкуарларга үз продукциясен чит ил базарларына чыгарырга тәкъдим итә һәм потенциаль партнерлар эзләүдә булышлык күрсәтә. Күрсәтелә торган хезмәтләр турында тулырак мәгълүматны http://export-rt.ru сайтыннан алырга мөмкин.