Бүген КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә "Предприятиеләргә һәм оешмаларга финанс анализы ясау технологияләре" квалификация күтәрү программасы ишекләрен ачты. Ул Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының һәм җирле үзидарә органнарының баланс комиссияләре әгъзаларын күздә тотып оештырылган.
Тыңлаучылар кыска вакытлы укулар барышында баланс комиссияләрен үткәрү технологияләре, хезмәт хокукы, юридик затларның салым йөкләмәләре, бухгалтерлык һәм финанс хисаплылыгына анализ ясау алымнары өлкәсен, шулай ук финанс менеджменты өлкәсен өйрәнәчәк һәм бу өлкәләрдәге үз белемнәрен яңартачак. Программада катнашучылар шулай ук оешмаларның банкротлыгы темасын да караячак. Укулар йомгаклау аттестациясе, оешмаларның финанс торышын анализлау программасы буенча кейс яклау һәм расланган үрнәктәге документлар тапшыру белән төгәлләнәчәк.
Бүген КФҮнең барлык филиалларында ("Минем документлар"да), шулай ук 1 меңнән артык кеше яши торган авыл җирлекләрендә оештырылган КФҮ өстәмә офисларында хәзер булу урыны буенча тавыш бирү турында гаризалар кабул итәләр. Әлеге мәгълүмат Россия Президентын сайлау көнендә, 2018 елның 18 мартында, теркәлү урыны буенча була алмаган Россия Федерациясе гражданнарына кагыла. Бу очракта теләсә кайсы сайлау участогында тавыш бирү мөмкинлеге бирелә.
Әлеге хезмәтне барлык күпфункцияле үзәкләрдә күрсәтү өчен махсус кабул итү тәрәзәләре булдырылды. Белгечләр гариза язарга да, шулай ук, тавыш бирү көнендә сайлаучының булу урынына карап, иң уңай сайлау участогының номерын һәм адресын билгеләргә ярдәм итәчәкләр.
Гариза сайлаучының шәхсән үзе тарафыннан паспортын күрсәтеп тапшырыла, һәм гаризаны бары тик бер тапкыр тапшырырга ярый.
Гаризаны шулай ук сайлау комиссиясенә (участок сайлау комиссиясенә - тавыш бирү көненә кадәр биш көннән дә соңга калмыйча; территориаль сайлау комиссиясенә - тавыш биргәнгә кадәр 5 көннән дә соңга калмыйча) һәм https://www.gosuslugi.ru/ Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталы аша (тавыш бирү көненә кадәр кимендә 5 көн кала Мәскәү вакыты буенча 24 сәгатьтән дә соңга калмыйча) тапшырырга мөмкин. Күрсәтелгән сроклардан соң тавыш бирү көненә (шимбәгә) кадәр 4 көн кала (сишәмбедән башлап) һәм көндезге 14.00 сәгатьтән дә соңга калмыйча - бары тик теркәлү урыны буенча участок сайлау комиссиясенә махсус гариза гына бирергә мөмкин.
КФҮ офислары адреслары һәм аларның эшләү тәртибе турында тулырак мәгълүмат белән республика КФҮнең http://mfc16.tatarstan.ru/ сайтында танышырга мөмкин. Булачак тавыш бирүләр турында белешмәләр, шул исәптән сайлау комиссияләренең адреслары Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенең http://www.cikrf.ru/ сайтына урнаштырылган.
11 мартта «Свияжские холмы» курорт шәһәр базасында "Татарстан Республикасы Президенты Кубогы"на параллель слалом (эстафета) дисциплинасында Тау чаңгысы спорты һәм сноуборд буенча I фестиваль булды. Фестиваль Татарстан Республикасында тау чаңгысы спортын һәм сноубордны популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм республиканың һәвәскәр спортчылары арасында иң көчлеләрен ачыклау максатыннан үткәрелә.
Булат Хаҗиәхмәтов, Динар Шакиров, Артур Гайнов, Алсу Хәбибулина кергән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы командасы "Татарстан Республикасының хакимият органнары" номинациясендә командалар арасында өченче урынны яулады.
11 март - Геодезия һәм картография хезмәткәрләре көне.
Бу көнне топография-геодезия һәм картография производстволарындагы хезмәтчәннәр, геодезия, картография һәм җир төзелеше белгечлекләренә караган фәнни хезмәткәрләр, педагоглар һәм студентлар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Безнең хәзерге тормышыбызны сезнең хезмәт белгечләре тарафыннан алынган мәгълүматлардан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Кеше тормышының күп кенә өлкәләрендә кулланыла торган координаталы исәп башы системасын төзеп, без яши торган, икътисадта, авыл хуҗалыгында, табигатьтән файдалану һәм башка өлкәләрдә алыштыргысыз булган Дөньяның сурәтләрен, карталар төзү алымнарын һәм технологияләрен ел саен камилләштереп, төзисез һәм рәсмиләштерәсез.
9 - 11 март ял көннәрендә күпфункцияле үзәкләр (КФҮ) гражданнарны расланган эш графигы буенча кабул итәчәк. 8 мартта – Халыкара хатын-кызлар көнендә – КФҮ филиаллары ("Минем документлар" офислары) эшләми. Әлеге үзәкләргә баруны планлаштырганда, сезгә җиткерелгән шушы мәгълүматны исәпкә алуыгызны үтенәбез.
КФҮ ("Минем документлар" офислары) эш графигы, шулай ук күрсәтелә торган хезмәтләр исемлеге белән тулыракhttp://mfc16.tatarstan.ru/ КФҮ сайтында таныша аласыз.
Татарстанда эшкуарлыкның торышы һәм аны үстерү, бизнес-бергәлекләр белән дәүләтнең үзара мөнәсәбәтләрен камилләштерү. Бу һәм башка мәсьәләләр хакында бүген Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасында фикер алыштылар. "Без тыгыз хезмәттәшлеккә әзер, дип белдерде Фәрит Габделганиев үзенең ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы белән танышу визиты барышында. - Бүгенге очрашуның безнең партнерлыкны ныгытуга ярдәм итәчәгенә ышанам.
Икътисад министрына шулай ук ССП эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләделәр, һәр ике як та алга таба эшләү планын билгеләп куйды.
Гадәти әйбергә яңача караш. Татарстанда эшкуарлык компетенциясен үстерү буенча "Яңарту" интенсив форумы булачак. Чараны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ачар дип уйланыла.‑ "Яңарту"ның максаты - Россия икътисадын һәм бизнесын яңа дәрәҗәгә алып чыгу. 16 мартта Татарстаннан 5 меңнән артык эшмәкәр Баскет-холлга җыелачак. бу хакта бүген "Татар-информ мәгълүмат агентлыгында әйттеләр. Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары - Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин билгеләп үткәнчә, Татарстанда эшкуарлыкны үстерү өчен барлык шартлар да гамәлгә ашырылган. Бизнеска ярдәм институтларының киң спектры булдырылган, эшкуарлар дәүләт сатып алулары системасында актив катнашалар. Республикада бизнес өчен уку-укыту программаларына аерым игътибар бирелә. Булачак форум әнә шундыйлардан.‑
"Яңарту" форумында катнашу бушлай. Бары тик форум сайтында теркәлү узарга кирәк:www.казаньперезагрузка.рф
Казан укучылары Россиянең иң яхшы Яшь эшкуарлары дип танылды. "Яшьләр казанышлары" Төбәкара Иҗтимагый оешмасы (Junior achievement Russia) "Тапкыр эшлекле бул" Бөтенроссия бизнес-планнар конкурсына нәтиҗәләр чыгарды. Жюри эше йомгаклары буенча 7 команда - җиңүче, шулардан 4 - Татарстаннан. Лидерлары - Казанның Авиатөзелеш районындагы 33 нче мәктәптән "Шатлык" компаниясе. Укучылар тукыма белән эшләүнең төрле техникаларында сувенир бөти курчаклар тегү белән шөгыльләнәләр. 10 мартта алар Венада (Австрия) “Junior achievement” программаларында катнашучыларның Халыкара күргәзмә-ярминкәсендә Россия һәм Татарстанны тәкъдим итәчәк.
Мәктәп компаниясе - эш нигезләренә өйрәтүнең уен форматы. Һәр теләгән кеше, "Беренче балалар коворкингы" чараларының теләсә кайсына килеп яки үз мәктәбендә "Мәктәп компаниясе"н төзеп, программаларга кушыла ала. Программа бушлай һәм Татарстан укучылары өчен ачык.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2018 елның гыйнвар аена Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсешенең айлык рейтингын игълан итте. Алдынгы урыннарны Казан (1 урын), Әлмәт районы (2 урын), Тукай районы (3 урын) алып тора.
Кукмара районы рейтингта 4 нче урынга менде. Бу үзгәрешләр кулланышка кертелгән торак йортларның гомуми мәйданы, үзләре җитештергән һәм төяп җибәрелгән товарларның артуы һәм теркәлгән эшсезләрнең саны кимү белән аңлатыла.
Рейтинг белән тулырак министрлык сайтында "Социаль-икътисадый үсеш фаразлары һәм нәтиҗәләре" бүлегенең "Территориаль үсеш" бүлекчәсендә танышырга мөмкин.
Бүген "Алабуга" махсус икътисадый зонасы территориясендә "Россия – Япония уртак елы" кысаларында кайдзен-семинар булды, анда Россиядә җитештерү процессларын камилләштерү һәм Татарстан Республикасында тәэмин итүчеләр чылбырын арттыру һәм җитештерүчәнлекне күтәрү турында сөйләштеләр. Семинар барышында предприятиеләрнең җитештерүчәнлеген күтәрү һәм корпоратив эшчәнлекне активлаштыру мәсьәләләре каралды. Чарада Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов катнашты, ул Татарстан Республикасында бизнеска ярдәм итүнең төп формалары турында доклад белән чыгыш ясады.