Тавыш бирүне теркәлү урыны буенча башкармау турында гаризаны КФҮтә бирергә мөмкин

2018 елның 12 марты, дүшәмбе

Бүген КФҮнең барлык филиалларында ("Минем документлар"да), шулай ук 1 меңнән артык кеше яши торган авыл җирлекләрендә оештырылган КФҮ өстәмә офисларында хәзер булу урыны буенча тавыш бирү турында гаризалар кабул итәләр. Әлеге мәгълүмат Россия Президентын сайлау көнендә, 2018 елның 18 мартында, теркәлү урыны буенча була алмаган Россия Федерациясе гражданнарына кагыла. Бу очракта теләсә кайсы сайлау участогында тавыш бирү мөмкинлеге бирелә.

Әлеге хезмәтне барлык күпфункцияле үзәкләрдә күрсәтү өчен махсус кабул итү тәрәзәләре булдырылды.  Белгечләр гариза язарга да, шулай ук, тавыш бирү көнендә сайлаучының булу урынына карап, иң уңай сайлау участогының номерын һәм адресын билгеләргә ярдәм итәчәкләр.

Гариза сайлаучының шәхсән үзе тарафыннан паспортын күрсәтеп тапшырыла, һәм гаризаны бары тик бер тапкыр тапшырырга ярый.

Гаризаны шулай ук сайлау комиссиясенә (участок сайлау комиссиясенә - тавыш бирү көненә кадәр биш көннән дә соңга калмыйча; территориаль сайлау комиссиясенә - тавыш биргәнгә кадәр 5 көннән дә соңга калмыйча) һәм https://www.gosuslugi.ru/  Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталы аша (тавыш бирү көненә кадәр кимендә 5 көн кала Мәскәү вакыты буенча 24 сәгатьтән дә соңга калмыйча) тапшырырга мөмкин. Күрсәтелгән сроклардан соң тавыш бирү көненә (шимбәгә) кадәр 4 көн кала (сишәмбедән башлап) һәм көндезге 14.00 сәгатьтән дә соңга калмыйча - бары тик теркәлү урыны буенча участок сайлау комиссиясенә махсус гариза гына бирергә мөмкин.

КФҮ офислары адреслары һәм аларның эшләү тәртибе турында тулырак мәгълүмат белән республика КФҮнең http://mfc16.tatarstan.ru/ сайтында танышырга мөмкин. Булачак тавыш бирүләр турында белешмәләр, шул исәптән сайлау комиссияләренең адреслары Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенең http://www.cikrf.ru/ сайтына урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International