Бүген "Россия Федерациясеннән чыгу һәм Россия Федерациясенә керү тәртибе турында" Федераль законга кертелгән тиешле үзгәрешләр үз көченә керде. Россиядән читтә Россия Федерациясе гражданының шәхесен таныклый торган, шул исәптән электрон мәгълүмат чыганагын үз эченә алган паспортны рәсмиләштерү һәм бирү срогы дүрт айдан өч айга кадәр кыскартылды. Үзгәрешләр паспортны булу урыны буенча бирү турында гариза язучыларга кагыла. Бу хезмәт күрсәтүнең уңайлылыгын һәм һәркемнең моннан файдалана алуын арттырырга һәм моңа сарыф ителә торган вакытны киметергә мөмкинлек бирәчәк.
"Россия Федерациясеннән чыгу һәм Россия Федерациясенә керү тәртибе турында" Федераль законның 10 статьясына үзгәреш кертү хакында" 2018 елның 19 февралендәге 28-ФЗ номерлы Федераль закон тексты белән, сылтама буенча үтеп, рәсми хокукый мәгълүмат интернет-порталында танышып чыгарга мөмкин.
Бүген ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев Үзбәкстан делегациясен Татарстанның социаль-икътисадый үсеше белән таныштырды. Ташкент өлкәсе хакиме Гуломжон Ибрагимов аеруча Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлык субъектларына дәүләт ярдәме чаралары белән кызыксынды.
Очрашу барышында алга таба хезмәттәшлек итү өчен Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы үзара хезмәттәшлекнең өметле юнәлешләре каралды.
Россия Федерациясе Хөкүмәте федераль дәүләт хакимияте органнары һәм бюджеттан тыш дәүләт фондлары органнары тарафыннан гариза бирүче бер тапкыр мөрәҗәгать иткәннән соңгы комплекслы соратуга нигезләнеп күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре исемлеген раслады (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2018 елның 19 февралендәге 260-р номерлы күрсәтмәсе). Документ "бер тәрәзә" төп прнципларыннан берсен гамәлгә ашыруга юнәлтелгән, аның буенча граждан, КФҮкә бер комплекслы гариза белән мөрәҗәгать итеп, берничә хезмәт күрсәтү алырга мөмкин.
Күрсәтмә тексты белән, сылтама буенча үтеп, рәсми сайтта танышырга мөмкин: http://government.ru/docs/31436/.
Россия предприятиеләрендә кайдзен җитештерүен өзлексез яхшырту системасын кертү тәҗрибәсен "Алабуга" махсус икътисадый зонасында ике "кайдзен-семинар" барышында тәкъдим итәчәкләр, МИЗда аларны Россия белән һәм яңа бәйсез дәүләтләр белән сәүдә буенча Япония ассоциациясе 2 һәм 5 март көннәрендә оештыра.
2017 елда Россия предприятиеләренә диагностика үткәргән һәм Россиянең җитештерүче компанияләренең төп проблемаларын һәм бурычларын аңлауда кыйммәтле тәҗрибә туплаган Япония экспертлары («Тойота Инжениринг» һәм башка компанияләрнең вәкилләре) "Алабуга"дагы кайдзен-семинарларда спикерлар булалар.
Бу хакта үзенең матбугат конференциясе барышында Саклык банкы идарәсе рәисе урынбасары киңәшчесе Бехнам Гурбан-заде хәбәр итте.
Банк планнарында – Татарстанда, Чечняда һәм Башкириядә ислам банкингына тест үткәрү.
Бехнам Гурбан-заде пластик карталар чыгару көтелә дип билгеләп үтте.
"Вак депозитларны башлап җибәрергә мөмкин, ә шул депозитларны файдаланып, пластик карта чыгарачакбыз, аның ярдәмендә клиентлар үзләренең куллану ихтыяҗларын финанслый алачак" дигән сүзләрен ТАСС цитата буларак китерә.
Бүген, 28 февральдә, 14.00 сәгатьтә "Татарстан Республикасында газ мотор ягулыгы базарын үстерү" дәүләт программасын 2017 елда гамәлгә ашыру нәтиҗәләренә һәм 2018 елга планнарга багышланган матбугат конференциясе булды.
Чарада Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары - Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин катнашты.
2017 ел йомгаклары буенча метан компримирлаштырылган газына күчерелгән транспорт чараларының гомуми исәбе 1641 берәмлек тәшкил иткән, алардан 1187 транспорт чарасы юридик затлар тарафыннан күчерелгән.
2018 елның 27 февралендә Казанда Эшкуарлар өчен уку-укыту үзәген ачу тантанасы булды. Уку-укыту үзәге республиканың кече һәм урта бизнес профильле хезмәтләрен күрсәтүнең яңа урыны булып торган "Эшкуар йорты"нда урнашкан.
Уку-укыту үзәге аеруча ихтыяҗ булган темалар, һөнәри яңадан әзерләү программалары буенча бизнесның иң яхшы белгечләреннән белем алу чараларын үткәрү мәйданчыгы; эшкуарларга бизнесны үстерү мөмкинлекләре турында сорауларга җаваплар табарга, кече һәм урта эшкуарлыкка дәүләт ярдәменнән файдалану мөмкинлеге булган чаралар турында сораулар бирергә ярдәм итә торган мәйданчык булырга тиеш.
Уку-укыту үзәге түбәндәге адрес буенча урнашкан: Казан ш., Петербург ур., 28 нче й., "Эшкуар йорты", 3 нче кат.
2018 елның 28 февраленнән алып 2 мартына кадәр Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә «Төзелеш - WorldBuild Tashkent 2018» 19 нчы Үзбәкстан Халыкара күргәзмәсе уза.
«WorldBuild Tashkent» – Үзбәкстанның иң төп төзелеш күргәзмәсе.
Күргәзмәдә 10 тематик бүлек тәкяһдим ителә.
"Татарстан Республикасы эшкуарлыгына ярдәм фонды" коммерциягә карамаган оешмасының Татарстан Республикасы экспортына ярдәм үзәге Татарстан Республикасының экспортка эшли торган кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләренең әлеге күргәзмәдә катнашуын оештырды.
Татарстан Республикасы экспортына ярдәм үзәгенең хезмәт күрсәтүләре турында тулырак мәгълүматны http://export-rt.ru сайтыннан алырга мөмкин.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының "Хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү" темасына йомгаклау коллегиясенең уртак утырышында катнашты.
Утырыш Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе мәйданында узды (Казан).
ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев чыгышы Татарстан Республикасында хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү темасына багышланды.
Министр сүзләренчә, 2005 елдан Татарстан Республикасында хезмәт җитештерүчәнлеге 3,5 процентка артты. Әлеге күрсәткеч хсеше республикада зачанча һәм нәтиҗәле производсволар ачылуга бәйле, дип саный ТР икътисад министры.
Хәзерге вакытта Татарстанда муниципаль дәрәҗәдәге 63 сәнәгать мәйданчыгы гамәлдә. 2020 елга аларның санын 100 гә җиткерү күздә тотыла. Бу хакта бүген Икътисад министрлыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының уртак коллегия утырышында Татарстанның икътисад министры Фәрит Габделганиев хәбәр итте.
Министр сәнәгать паркларының кечкенә шәһәрләрдә һәм авыл районнарында мәшгульлекне саклап калуда әһәмиятен билгеләп узды. Ул докладында, Икътисади үсеш министрлыгы белән берлектә, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын кредитлауны стимуллаштыру программасы буенча яңа сәнәгать мәйданчыклары төзелешен финанслауны кайтару мәсьәләсе буенча эш баруын әйтте.
ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов "Татарстан Республикасы сәнәгатендә хезмәт җитештерүчәнлеге факторлары" темасына чыгыш ясады. Ул төбәкнең 2017 ел нәтиҗәләре буенча социаль-икътисадый күрсәткечләрен хәбәр итте.
2017 елда сәнәгать производствосы күләме республикада 2014 ел күрсәткеченнән артык булды - 2 трлн. 254 млрд сум, Татарстан сәнәгать производствосы күләме 101,8 процент тәшкил итте.
Татарстанда товар әйләнеше күләме 2018 елда 844 млрд. сум тәшкил итте. Өч елда беренче кат без күпмедер үсеш күрәбез, дип билгеләде ТР сәнәгать министры, товарлар әйләнеше күләме арту икътисад үсешенә китерә. Алга таба да товар әйләнеше күләмен арттырырга кирәк, һәм бу эштә мө1им бурыч - республика җитештерүчеләрен һәм сәүдә челтәрләренә ярдәм итү.
Аның сүзләренчә, федераль һәм региональ сәүдә челтәрләре арасында баланс булырга тиеш. Бу максатта ТР Премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелегендә сәүдә эшчәнлеге законына үзгәрешләр әзерләүче эш төркеме булдырылды.
Татарстанның тышкы сәүдә әйләнеше 2016 елдан 40 процентка артты һәм 13 млрд. доллар тәшкил итте. Экспорт лидерлары - «Татнефть», «ТАИФ-НК», «Түбән Кама нефть химиясе».
2017 елда Татарстан икътисадының реаль секторына федераль ярдәм 41 млрд. сумнан артты, бу 2016 елдан 1,5 кат артык.
"Без кече һәм урта бизнес үсеше өчен кулай шартлар тудырып, аларга ярдәм итәргә тиеш", - дип Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу юнәлештә сүлпән эшләүче районнарны шелтәләде.
"Без кече һәм урта бизнесны актив үстерергә тиеш. Тикшеренүләр бизнеска административ басым буенча тискәре рейтингта булуыбызны күрсәтте. Прокуратура хәзер бу темага актив кереште. Ни кызганыч, тулай төбәк продукт күләмендә кече һәм урта бизнес өлеше артмый. Ул 25 проценттан артык. Бу зур проектлар белән дә бәйледер, әмма бу гына акламый", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Президент кече һәм урта бизнестан кала бүтән шанслары булмаган шәһәр һәм районнар да булуын искәртте. "Кече һәм урта бизнес үссен өчен, сәнәгать мәйданчыклары булсын, дигән идек. Бүген аларның саны 63. 10 районда сәнәгать мәйданчыклары бөтенләй юк. Бу Әтнә, Әлки, Апас, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Кайбыч, Мөслим, Тукай, Чирмешән районнары. Ә мин һәр муниципаль берәмлектә алар берничә булырга тиеш дип саныйм. Әлбәттә, шәхси хуҗалыклар да бар, әмма район үзәкләрендә, торак пунктларда производстволар булдыра алырлык кешеләр бар. Шуңа күрә андый мәйданчыклар кирәк", - дип белдерде ул.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, шул ук вакытта тагын бер проблема бар. Алты районда муниципаль мәйданчыкларда бары тик 1-2 резидент кына эшли. Аксубай, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Кама Тамагы, Балык Бистәсе районнары - шундыйлар исәбендә. "Болай булырга тиеш түгел, дип саныйм. Икътисад министрлыгы моңа игътибар юнәлтергә тиеш: без мәйданчыклар булдыру максатын гына куймадык, алар эшләргә тиеш. Анда резидентлар булырга тиеш", - дип Президент Яңа Чишмә районында Татарстан һәм федераль инвестицияләр кертелгән бер сәнәгать мәйданчыгы булуын, әмма анда нәтиҗәлелек күренмәвен билгеләп узды.
ТР Иҗтимагый палатасы 20 февральдән алып 12 мартка кадәр, шул көнне дә кертеп, Татарстан Республикасында социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмалар өчен ТР Министрлар Кабинетының 2015 елның 18 февралендәге 99 номерлы карары нигезендә үткәрелә торган мөлкәти ярдәм алу хокукына конкурста катнашуга гаризалар кабул итә.
Конкурста, дәүләт учреждениеләреннән һәм муниципаль учреждениеләрдән тыш, Конкурста катнашырга СЮККО гариза биргәнче кимендә бер ел Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә кую документлары нигезендә "Коммерциягә карамаган оешмалар турында" 1996 елның 12 гыйнварындагы 7-ФЗ номерлы Федераль законның 31.1 статьясындагы 1 һәм 2 пунктларында каралган эшчәнлекнең бер яки берничә төрен башкарган булса, шул СЮККО Конкурста катнаша ала.
Конкурста катнашу турында тулырак мәгълүмат белән, сылтама буенча үтеп, ТР Иҗтимагый палатасы сайтында танышырга мөмкин: http://oprt.tatar/1052-obschestvennaya-palata-respubliki-tatarstan-obyavlyaet-respublikanskiy-konkurs-na-okazanie-imuschestvennoy-podderzhki-socialno-orientirovannym-nekommercheskim-organizaciyam.html