Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев бүген Алабуга Мәдәният йортында 1388 нче сайлау участогында Россия Президентын сайлауларда тавыш бирде.
Тавыш бирү иртәнге 8 дә башланды. Республикада 65 территориаль сайлау комиссиясе, 2817 участок сайлау комиссиясе, шул исәптән 49 - сайлаучыларның вакытлыча булу урыннары, эшли.
Бүген сайлауларда катнашкан һәркем "Казан-Арена"да оештырылган концертка бара ала, аларга шулай ук авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә арзан бәядән товарлар сатып алу, барлык төр шәһәр пассажир транспортыннан бушлай файдалану, узган атнада барлыгы 162 мәктәптә ачылган "Минем Россия" күргәзмәсен карау мөмкинлеге тудырылган.
Бу минутларда Татарстанда иң эре бизнес-форумнарның берсе үтә. Республиканың барлык почмакларыннан эшкуарлар Баскет-холлга, Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, "илебезнең иң танылган һәм уңышка ирешкән кешеләрен" тыңларга җыелды. "Без кече һәм урта бизнесны үстерү өчен барысын да эшләргә, яшьләргә үзләрен күрсәтергә мөмкинлекләр бирергә тиеш", - дип ассызыклады Татарстан Президенты. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә республикада гамәлгә ашырыла торган программалар инфраструктуралар, әйтик, махсус икътисадый зоналар һәм технопарклар, IT-парклар, социаль-икътисадый үсеш территорияләре булдыруны максат итә.
"Яңарту" эшкуарлар арасында ажиотаж тудырды. Уйланылган 5,5 мең кеше урынына форумда 6 меңнән артык кеше катнаша. Президент, кызыксынуның югары дәрәҗәдә булуын исәпкә алып, Татарстанда "яңартулар" системалы рәвештә узачак дип ышандырды.
Интенсив форумда бүген 16 спикер чыгыш ясый. "Болар - үзләренең булдыклылыгын инде исбатлаган кешеләр, - дип билгеләп үтте Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев. Эшмәкәрләребезнең белем алу процессы - ул нигез, бүген Икътисад министрлыгы үз алдына куя торган төп бурычларның берсе, дип тәгаенләде. Кече һәм урта эшкуарлык - икътисад һәм хезмәт җитештерүчәнлеге үсешендә нигез фактор ул. Заман белән бергә бару - таләп ул. Шуңа күрә без иң яхшы тәҗрибәләрне өйрәнеп кенә калмыйча, аларны үзебезгә дә кертәчәкбез, хәзерге дөньяда бара торган үзгәрешләрне күзәтеп, аларда катнашачакбыз да", - дип басым ясады Фәрит Габделганиев.
2018 елның 19 марттан 23 мартка кадәр эш башлаучы эшмәкәрләр өчен "Эшкуар әлифбасы" тренингы узачак. Программа эшне юктан башларга яки яңа бизнес-проектны гамәлгә ашырырга теләүчеләрне күздә тотып төзелгән. Яңа эш башлаучылар өчен бизнес-идея төзүдән башлап предприятиене теркәүгә кадәр нәрсәләр эшләргә кирәк булуы җентекле тасвирланган. Программаны өйрәнү һәм үзләштерү нәтиҗәсендә яңа предприятиенең бизнес-планы эшләнәчәк яки яңа проект эшли башлаячак.
"Эшкуар әлифбасы" программасы буенча укулар узганнан соң һәм бизнесы эшләп киткәннән соң, эшкуар эшчәнлек алып бара торган эшкуарлар өчен "Эшкуарлык мәктәбе" программасы буенча бизнесны үстерүгә һәм предприятиегә идарә итүне камилләштерүгә юнәлтелгән күнекмәләргә өйрәтү, шулай ук бизнесның финанс һәм җитештерүчәнлек күрсәткечләрен яхшырту буенча укулар уза ала.
Тренинг Татарстан Республикасы Эшкуар йортының Уку-укыту үзәгендә түбәндәге адрес буенча узачак: Казан ш., Петербург ур., 28 нче й., 3 нче кат. Катнашырга теләгән эшкуарлардан (843) 524 90 90 телефонына шалтыратуларын, яисә krinkina.sce@yandex.ru электрон адресына, ФИО, ИНН, телефон номерын һәм оешма атамасын күрсәтеп, хат язуларын сорыйбыз.
16 мартта 10.00 сәгатьтә Казанда Баскет-холлда эшкуарлык компетенциясен үстерү буенча "Яңарту" форумы узачак. Эшмәкәрләргә сәламләү сүзе белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итәр дип уйланыла.
"Яңарту" - эш башлаучы эшкуарларга да, уңышларга ирешкән эшмәкәрләргә дә исәпләнгән яңа интенсив формат ул. Бизнес өчен масштаблы белем бирү чараларын уздыру - Россия Президенты Владимир Путин билгеләгән эшкуарлыкка ярдәм бурычлары комплексының бер өлеше.
Чарага журналистларны аккредитацияләү 524 91 91 телефоны, Aygul.Amirova@tatar.ru электрон почтасы буенча. ФИО, туу елын һәм ММЧ атамасын күрсәтергә кирәк. Аккредитацияләү төгәлләнү вакыты - 15 март, 13.00.
Яшьләр күп булган Түбән Кама өчен яңа мөмкинлекләр. Бүген «Craft IT» Яшьләр инновацияле иҗаты үзәге тантаналы рәвештә ачылды.
Үзәктә Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев һәм Моношәһәрләрне үстерү фонды генераль директоры Илья Кривогов булып киттеләр.
Бу - Татарстан Республикасында төзелгән яшьләр инновацияле иҗаты үзәкләреннән 19 нчысы. «Craft IT» ЯИИҮ заманча универсаль җиһазлар белән җиһазландырылган.
Яшьләр инновацияле иҗат үзәкләре фән һәм техниканы инновацияле үстерү өлкәсендә югары технологик уйлап табулар белән яшьләрнең кызыксынуын стимуллаштыра, талантлы яшьләрне барларга ярдәм итә, 2030 Стратегиясендә булдырылуы билгеләнгән булачак инженер-техник кадрлар базасын туплый.
Яңа "Түбән Кама" сәнәгать паркы Татарстанда ел ахырына барлыкка киләчәк. Республика икътисад министры Фәрит Габделганиев һәм "Моношәһәрләрне үстерү фонды" коммерциягә карамаган оешмасы генераль директоры Илья Кривогов бүген төзелеш мәйданчыгында булып кайттылар, анда алар территорияне карадылар һәм күчмә утырыш үткәрделәр. Төзелешнең беренче этабында паркның гомуми мәйданы 20 гектар тәшкил итә (җитештерү артса, сәнәгать паркының икенче чиратын булдыру да карала, аны инде Түбән Кама муниципаль районы башлыгы каршындагы Инвестсовет тарафыннан расланган перспективалы проектлары булган ике резидент көтә, потенциаль резидентлардан инвестицияләр күләме, кимендә 500 эш урынын булдырып, 2,4 млрд сумнан булыр дип фаразлана. Фәрит Габделганиев билгеләп үткәнчә, моношәһәрләрдә инвестицияләр өчен һәм инфраструктураны үстерү өчен уңай шартлар тудыру икътисадны диверсификацияләү, эшкуарлыкны үстерү һәм өстәлгән бәяне арттыру нигезе булып тора.
Кече һәм урта бизнеска ярдәм хакында Эшкуар йортында фикер алыштылар. Уртак проектны гамәлгә ашыру буенча сөйләшүләрдә ТР Икътисад министрлыгы, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Казан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе һәм «МЕТРО Кэш энд Керри» ҖЧҖ вәкилләре катнашты.
Проект, дөньяга танылган GFSI* тәҗрибәләрен кулланып, сыйфат менеджменты системаларын эшләү һәм кертү буенча туклану продуктларын локаль җитештерүчеләргә, кафе һәм рестораннар өчен махсус өйрәтү программаларына таянып, кече ваклап сату һәм ресторан бизнесы сегменты вәкилләренә ярдәм итүне һәм аларны үстерүне күздә тота.
Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләренең азык-төлек продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы өлкәсендә мөмкинлекләрен, GFSI туры китереп, азык-төлек куркынычсызлыгы менеджменты халыкара системаларының төп өлешләрен эшләү һәм кертү программасында катнашу юлы белән үстерү проектның төп юнәлешләренең берсе булып тора.
Программа шартлары турында тулырак мәгълүматны түбәндәге телефонга шалтыратып белергә була: +7 (987) 413-43-43.
4 меңнән артык Татарстан эшкуары "Яңарту" бизнес-форумында катнашуларын расладылар. Чараның оештыручысы булган республиканың Икътисад министрлыгы аның эшмәкәрләр арасында зур кызыксыну уятуын хәбәр итә. "Яңарту" - эш башлаучы эшкуарларга да, уңышларга ирешкән эшмәкәрләргә дә исәпләнгән яңа интенсив формат ул. Эшкуарлыкны өйрәтү һәм ярдәм күрсәтү – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов куйган бурычларның берсе. ТР Икътисад министрлыгы башлыгы Фәрит Габделганиев билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә кече һәм урта эшкуарлык – икътисадны һәм хезмәт җитештерүчәнлеген үстерүнең нигез факторы ул. "Мәгълүмат һәм белем алу мәйданнарыннан файдалану мөмкинлеге булу эшкуарлык индустриясен тәшкил иткән өлешләрнең нигезе булып тора. Без иң яхшы тәҗрибәләрне өйрәнергә һәм үзебезгә кертергә, хәзерге дөньяда бара торган үзгәрешләрне күзәтеп барырга һәм аларда катнашырга уйлыйбыз".
Спикерлар арасында уңышка ирешкән компанияләргә нигез салучылар һәм аларның хуҗалары, шулай ук Россиянең күпмиллионлы әйләнешләре булган зур компанияләренә консультацияләр бирүчеләр. Форумда чыгыш ясаячаклар:
Бүгенге көнгә меңгә якын алынмаган урын бар. Катнашу өчен www.казаньперезагрузка.рф "Яңарту" сайтында теркәлергә кирәк. Форум бушлай.
Ministry of Economy of the Republic of Tatarstan received a notification from the Department of Regulatory Impact Assessment of the Ministry of Economic Development of Russia on holding public consultations on the draft Federal Law On Introduction of Changes in the Federal Law On The Basics of State Regulation of Trade in the Russian Federation".
Representatives of business associations are invited to revise this draft at the web-site of the Ministry of Economy of the Republic of Tatarstan.
If it contains any provisions resulting in excessive administrative or other restrictions and obligations for entrepreneurs or other entities or promoting the same as well as provisions promoting unnecessary expenses of entrepreneurs and other entities as well as budgets of all levels of the budgetary system of the Russian Federation, please send your remarks and suggestions to the sector for regulatory impact assessment of the Ministry of Economy of the Republic of Tatarstan to the following e-mail address: Nail.Madiev@tatar.ru.
"Алабуга" махсус икътисадый зонасында табаклы прокат җитештерү заводы төзелеше проектын бүген махсус зонаның Күзәтчелек советында расладылар. Чарада республиканың икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашты. Утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. Каралган инвестицияләр күләме - 250 млн. доллар.
Бүген "Алабуга" резиденты булуга "Гемонт Металл" ҖЧҖ гаризасы каралды. Оешма табаклы прокат заводын 2020 елның өченче кварталында сафка кертергә тели. Комплекс 40 кв. метр мәйданында урнашачак, беренче этабында елына 770 мең тонна табаклы прокат җитештерү карала. Алга таба җитештерү күләме елына 1 млн. 250 мең тоннага кадәр җиткерү көтелә.