ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2018 ел
шимбә

Казанда  кластер компанияләре җитәкчәләре очрашты


27
апрель, 2018 ел
җомга

Бизнесны күргәзмәләрдә катнашуга әзерләү, халыкара бизнес-миссияләрне нәтиҗәле итеп оештыру ысуллары һәм төбәкләрдә экспортны популярлаштыру. Бүген Казанда экспортёрлар белән эшләү мәсьәләләренә багышланган берничә түгәрәк өстәл узды. Белем бирү чарасында Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 100гә якын белгеч катнашты. Алар арасында "ЭПҮнең тәҗрибәлеләре" -  кече һәм урта бизнесны чит ил базарларына уңышлы алып чыкканнар, һәм "яңалары" - элеге эшчәнлеккә яңа гына керешкәннәр.

Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды һәм Төркиянең Кече һәм урта бизнесны үстерү һәм ярдәм итү идарәсе үзара хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Документ Әнкарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиевнең Төркия икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи белән очрашуы кысаларында имзаланды. 


26
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев Төркиядә "Гебзе" оештырылган сәнәгать зонасы (GOSB) идарәсе рәисе Вахит Йылдырым белән очрашты. Очрашу вакытында яклар алга таба хезмәттәшлек итү перспективаларын тикшерделәр. 

Хөрмәтле галимнәр, уйлап табучылар, инноваторлар һәм рационализаторлар!

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Халыкара интеллектуаль милек көне белән тәбрик итәм!

Контроль һәм исәпкә алу процедураларын ничек итеп гадиләштерергә, ә чыгарыла торган продукциянең сыйфатын күтәрергә? Авыр хәлләргә тарыганда кайсы методны куллану яхшырак? Уен процессы бизнесны үстерүгә ничек йогынты ясый ала? Бүген Эшкуарлар йортында  60 тан артык бизнесмен һәм студент-икътисадчы әлеге һәм башка сорауларга җавап ишетте. Биредә берьюлы ике белем бирү семинары оештырылды: "Бизнес-процессларны автоматлаштыру аша проектларның икътисадый нәтиҗәлелеге", "b2b өлкәсендә сату инструменты буларак геймификация".

Яз һәм Хезмәт көнен һәм Җиңү көнен бәйрәм итү уңаеннан күпфункцияле үзәкләр ("Минем документларым" офислары) үзгәртелгән режимда эшләячәк. 30 апрель һәм 8 май көннәрендә КФҮ филиалларында эш көне 1 сәгатькә кыскартыла. 2 май көнне Казандагы Мәскәү, Яңа Савин, Зареченск, Идел буе филиаллары, Яшел Үзән, Түбән Кама, Яр Чаллы, Әлмәт филиаллары халыкны кабул итә. 1 һәм 9 май көннәрендә - күпфункцияле үзәкләр эшләми, калган көннәрдә гадәти режимда эш алып барачаклар. Әлеге үзәкләргә баруны планлаштырганда, сезгә җиткерелгән шушы мәгълүматны исәпкә алуыгызны үтенәбез.

Бу көннәрдә Мәскәүдә министрлыклар, ведомстволар, контроль органнары вәкилләре һәм заказчылар өчен дәүләт, муниципаль һәм корпоратив сатып алулар өлкәсендә эре федераль чараларның берсе - XIV Бөтенроссия «ДӘҮЛӘТ ЗАКАЗЫ» форум-күргәзмәсе үткәрелә. "Контракт системасын цифрлаштыру: тәҗрибә һәм перспективалар" һәм "Социаль учреждениеләрдә туклану продуктларын сатып алу проблемасын чишәбез" дип аталган көндәшлекле секцияләр эшендә "Татарстан Республикасы Дәүләт заказлары агентлыгы" АО ("ТРДЗА" АО) генераль директоры Яков Геллер катнаша. 


25
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

Хәзерге вакытта Татарстанның Икътисад министрлыгы делегациясе Төркиядә.  Министр Фәрит Габделганиев бүген гарантия фондында булачак. Министрның беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин җитәкчелегендәге төркем Kosgeb программасы буенча ике көнлек укуларда катнаша. 

Хөрмәтле эшкуарлар! Эшкуарлык юнәлешләренә бәяләүне өйрәнү һәм үз эшеңне ачканда проблемалы зоналарны ачыклау өчен, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы аноним сораштырулар үткәрелә.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International