Россиядә быел 14 июньнән алып 15 июльгә кадәр узачак Футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында "Футбол икътисады" 2 нче Халыкара конференциясе була. Уңыш факторлары, ярышлар теориясе, турнирлар һәм матчлар стратегияләрен эшләү, дөнья чемпионатының финанс һәм социаль мәсьәләләре турында фикер алышачаклар. Катнашучылар футбол индустриясенең икътисадый, социаль һәм идарә мәсьәләләренә багышланган теоретик һәм эмпирик тикшеренү эшләрен тәкъдим итәчәк.
Чаралар 9 – 11 июль көннәрендә Мәскәүдә була дип каралган. Узган елда "Футбол икътисады" конференциясе Татарстан башкаласында булган иде. Казан федераль университеты мәйданнарында дөньяның дистәләгән иленнән килгән яшь галимнәр үз эшләре белән таныштырган иде.
ТР ИМ матбугат хезмәте