ТР Фәннәр академиясенең Перспективалы икътисадый тикшеренүләр үзәге белгечләренең проектлары фундаменталь фәнни тикшеренүләр проектлары конкурсында иң яхшылары дип танылды

2018 елның 8 июне, җомга

ТР Фәннәр академиясенең Перспективалы икътисадый тикшеренүләр үзәге белгечләренең ике проекты Россия фундаменталь тикшеренүләр фонды ярдәмен алачак. Алар фәнни тикшеренүләр конкурсында җиңү яулады.

Мария Прыгунова – сыйфат тикшеренүләре бүлегенең әйдәүче фәнни хезмәткәре – хезмәттәшләре белән бергә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына дәүләт ярдәменең региональ чаралары  нәтиҗәлелеген бәяләүнең заманча алымнарын уйлап табу һәм апробацияләү буенча проект өстендә эшләячәк. Проектның максаты – үсеш күрсәткечләрен фаразлауның алымнар аппаратын, Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлык субъектларына дәүләт ярдәменең региональ чаралары  нәтиҗәлелегенә бәя бирүне анализлауның булырга мөмкин алымын уйлап табу.

 Сыйфат тикшеренүләре бүлегенең әйдәүче фәнни хезмәткәре Полина Ермолаева Үзәкнең һәм Казан федераль университетының әйдәүче галимнәреннән оешкан төркем белән бергә түбәндәге темага тикшеренүләр үткәрәчәк: "Россия мегаполисы халкының социаль кәефен заманча нейрочелтәр һәм геомәгълүмат ысуллары белән бәяләү (Казан шәһәре үрнәгендә)". Тикшеренү, заманча геомәгълүмат, нейрочелтәр ысулларын һәм социология фәне мөмкинлекләрен кулланып, шәһәр халкының социаль кәефе индексын бәяләү нигезендә Казан шәһәрен зоналарга бүлүнең картографик моделен төзү өчен башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International