"Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры" коммерциягә карамаган партнерлыгы" Ассоциациясенең Еллык гомуми җыелышы һәм Коллегия утырышы булды

2018 елның 8 июне, җомга

Казанда Эшкуар йортында "Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры" коммерциягә карамаган партнерлыгы" Ассоциациясенең Еллык әгъзалар  гомуми җыелышы һәм Коллегия утырышы булды. "ИННОКАМ" Ассоциациясе әгъзалары 2017 елда эшчәнлек турында Еллык хисапны һәм 2017 финанс елы бухгалтерлык балансын расладылар, Коллегия әгъзаларын һәм Ревизия комиссиясе әгъзаларын сайладылар.

Түбәндәге темалар буенча чыгышлар тыңланды:

- экспортерларга һәм экспортка эшли торган субъектларга ярдәм чаралары турында;

- Казан федераль университеты тарафыннан гамәлгә ашырыла торган тикшеренү һәм инновация проектлары турында;

- Казан федераль университеты тарафыннан гамәлгә куелган "Инновацияле үсеш һәм технологияләр трансферы үзәге" коммерциягә карамаган автоном оешмасы белән берлектә инновацияләр, мәгариф, акселерация һәм эшкуарлык өлкәсендә үстерүнең төп юнәлешләре турында.

Коллегия әгъзалары һәм утырышта катнашучылар Татарстан Республикасы предприятиеләреннән куллануга яраксыз аккумуляторлы батареяларны бердәм җыю пунктын "Барс Технолоджи" аккумуляторлы батареялар җитештерү заводы базасында төзү турында проектны, шулай ук җитештерүне автоматлаштыру һәм роботлаштыру өлкәсендә инновацияле эшчәнлек белән бәйле проектлар турында "ВР-мастер" ҖЧҖ компаниясе мәгълүматын карадылар.

Утырышта 2018 – 2019 елларга "ИННОКАМ" Ассоциациясе Коллегиясенең Эш планы расланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International