Россия Президенты Владимир Путин салымнарны администрацияләүне камилләштерүгә һәм бизнеска булган административ басымны киметүгә юнәлдерелгән 2018 елның 03 августындагы 302-ФЗ номерлы Федераль законга кул куйды. Бу хакта Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында хәбәр ителә.
Социаль әһәмиятле идеяне ничек итеп уңышлы тормышка ашырырга, эшләгәндә нинди ялгышлардан сакланырга һәм дәүләттән нинди ярдәм чаралары алырга була? Әлеге сорауларга җавапларны Арча районындагы социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларның вәкилләре белем бирү семинары барышында таба алачак.
Чит илнекен Татарстанныкына алмаштыру. Тукай районының Сурковка авылыннан эшкуар вак ташлы-мастикалы асфальт-бетонга өстәлмә әзерләү проектын тормышка ашырган. Бизнесны үстерү өчен Татарстанның Гарантия фонды 950 мең сум күләмендә кредит буенча җаваплылыкны үз өстенә алган.
Социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыру өчен Татарстаннан өч компания 11,5 миллион сум акча юнәлдерәчәк. "Безнең киләчәк" региональ социаль инициативалар фондыннан процентсыз займнарны оешмалар "Социаль эшкуар-2018" Россиякүләм конкурсы йомгаклары буенча алган. Татарстан компанияләреннән тыш, иң яхшылар рәтендә илнең 19 төбәгеннән тагын 21 проект бар.
Бизнес-идеяләрне презентацияләү, уңышлы эшкуарлар белән танышу һәм тәҗрибә уртаклашу. 31 август көнне Казанда "Эшкуарлык фабрикасы"ның XI чыгарылышы булачак. Бизнес һәм халык өчен бәйрәм Петербург урамында узачак. Биредә ачык һавада проектны тәмамлап чыгучы стартапларның күргәзмәсе эшләячәк. Шәһәр халкына төрле өлкәләрдән 200 артык проект тәкъдим ителәчәк: җитештерү, төзелеш, мәгълүмат технологияләре, җәмәгать туклануы.
Республиканың Иҗтимагый палатасында социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга ярдәм мәсьәләләре төбәк дәрәҗәсендә дә, федераль дәрәҗәдә дә каралды.
Трансформатор подстанцияләрендә планлы ремонт эшләре уздырылуга һәм электр энергиясеннән өзүгә бәйле рәвештә август аенда кайбер КФҮ филиаллары ике көнгә ябылып торачак.
Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсеш рейтингысында Яшел Үзән районы үзенең күрсәткечләрен 9 позициягә яхшырткан. Статистиканы республиканың Икътисад министрлыгы белгечләре әзерләде. Минзәлә районы да күрсәткечләрен яхшырткан.
Социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыручы коммерциясез оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү буенча конкурста катнашуга заявкалар кабул ителә. Заявкалар 11 сентябргә кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кабул ителәчәк (Мәскәү урамы, 55, 109 (яки 305) каб.)
35 сәгатьлек видео-лекция һәм мастер-класс, 52 өстәмә белем бирү курсы. Интернет челтәрендә "Чикләмәләрсез эшлә" социаль эшкуарлык мәктәбе" түләүсез курсы эшли башлады. Әлеге программа инвалидларны эшкә урнаштыручы яки аларның яшәеш сыйфатын яхшыртучы бизнес вәкилләре һәм коммерциясез оешмалар өчен белем бирүгә юнәлдерелгән.