Татарстан компанияләре проектлары "Социаль эшкуар-2018" Россиякүләм конкурсында иң яхшысына әверелгән

2018 елның 6 августы, дүшәмбе

Социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыру өчен Татарстаннан өч компания 11,5 миллион сум акча юнәлдерәчәк. "Безнең киләчәк" региональ социаль инициативалар фондыннан процентсыз займнарны оешмалар "Социаль эшкуар-2018" Россиякүләм конкурсы йомгаклары буенча алган. Татарстан компанияләреннән тыш, иң яхшылар рәтендә илнең 19 төбәгеннән тагын 21 проект бар.

Әлеге акчаларны җиңүчеләр социаль бизнесны җәелдерүгә тотачак. Беренче компания бөкеләү (тартмалау) продукциясен җитештерә, алга таба продукциянең яңа төрен чыгару өчен җайланма сатып алырга планлаштыра. Нәтиҗәдә күрү буенча 90 инвалидка эш урынын саклау мөмкинлеге тудырылачак.

Икенче оешма үсешендә күп кенә тайпылышлары булган өч яшькә кадәрге балаларга ярдәм күрсәтә, аларның хәрәкәт итү, коммуникатив һәм башка вазыйфаи күнекмәләрен формалаштыру белән шөгыльләнә. Соңгы елда җитлегеп бетмичә туган яки үсешендә тайпылышлары булган 40тан артык бала башлангыч ярдәм күрсәтү программасыннан чыгарылган һәм гадәти балалар бакчасына күчкән. Фондтан бирелгән займга бинаны төзәтү һәм җылыту планлаштырыла, нәтиҗәдә балаларны кабул итү өчен уңайлы шартлар тудыру һәм үзәкнең сыйдырышлылыгын өч мәртәбәгә арттыру мөмкин булачак.

Өченче җиңүче Казанда дүртенче "Техносыйныф" үзәген ачарга планлаштыра. Ул балаларның техник иҗатын, баланың уйлап чыгару эшенә, конструкторлыкка кызыксынуын арттыруга, электроника, физика, математика һәм программалаштыру нигезләрен аңлауга һәм куллануга юнәлдерелгән. Ел саен 1000 якын бала белем алачак. Алынган акчалар ноутбуклар, роботлар һәм мебель сатып алуга тотылачак.

"Социаль эшкуар" конкурсы ел саен уздырыла. Конкурска йомгак елга ике мәртәбә – җәен һәм кышын ясала. 11 ел эшләү чорында, быелгы конкурсны да исәпкә алып, "Безнең киләчәк" фонды барлыгы 228 проектка 556,4 миллион сумлык ярдәм күрсәткән.

Конкурсның икенче этабында катнашу өчен 15 августка кадәр түбәндәге сайт аша заявка тапшырырга кирәк: http://konkurs.nb-fund.ru/users/reg/intro/

Катнашу мәсьәләләре буенча Татарстан оешмалары "Эшкуарлыкка ярдәм фонды" КОның Социаль өлкә инновацияләре үзәгенә (843) 222-90-60 (өст.211, 212) телефоны буенча яки ciss.rt@mail.ru электрон почтасы аша мөрәҗәгать итә ала.

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International