Чит илнекен Татарстанныкына алмаштыру. Тукай районының Сурковка авылыннан эшкуар вак ташлы-мастикалы асфальт-бетонга өстәлмә әзерләү проектын тормышка ашырган. Бизнесны үстерү өчен Татарстанның Гарантия фонды 950 мең сум күләмендә кредит буенча җаваплылыкны үз өстенә алган. "ДеБАнТ" өстәлмәсе – ул целлюлозаның гранулалаштырылган сүсләре, алар битум белән катыштырылган, нәтиҗәдә температура һәм дым йогынтысына каршы тотрыклылык тәэмин ителә. Катнашманы әзерләгән вакытта битум сыек халәткә китерелә. Аны вак ташка беркетү өчен тотрыкландыручы өстәлмәләр кулланырга кирәк. Эшкуар үзенең җитештерүендә макулатура куллана һәм эшкәртә.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте