Яңа идеяләр һәм иң яхшы тәҗрибәләр. Иртәгә Арча районының социаль юнәлешле коммерциясез оешмалары вәкилләренә проектларны уңышлы тормышка ашыру турында сөйләячәкләр

2018 елның 7 августы, сишәмбе

Социаль әһәмиятле идеяне ничек итеп уңышлы тормышка ашырырга, эшләгәндә нинди ялгышлардан сакланырга һәм дәүләттән нинди ярдәм чаралары алырга була? Әлеге сорауларга җавапларны Арча районындагы социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларның вәкилләре белем бирү семинары барышында таба алачак. Чара иртәгә 10.00 сәгатьтә булачак, түбәндәге адрес буенча: Сызгановлар ур., 22 ("Заказье" музее). Экспертлар буларак "Эшкуарлыкка ярдәм фонды" КО Социаль өлкә инновацияләре үзәге (СЮКОга ярдәм итүнең ресурслар үзәге) һәм Казан (Идел буе) федераль университеты белгечләре чыгыш ясаячак. Очрашу Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм республиканың Иҗтимагый палатасы ярдәмендә узачак.

Әлеге чара республикадагы СЮКОлар өчен белем бирү семинарлары циклына старт буларак хезмәт итәчәк. Киләсе очрашу 13 август көнне Кама Тамагында узачак. Анда СЮКО вәкилләре, территориаль иҗтимагый үзидарә вәкилләре һәм социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар кысаларында эшчәнлек гамәлгә ашыруда мәнфәгатьле гражданнар катнаша ала.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International