Бизнеска административ басымны киметүгә юнәлдерелгән закон имзаланды

2018 елның 7 августы, сишәмбе

Россия Президенты Владимир Путин салымнарны администрацияләүне камилләштерүгә һәм бизнеска булган административ басымны киметүгә юнәлдерелгән 2018 елның 03 августындагы 302-ФЗ номерлы Федераль законга кул куйды. Бу хакта Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында хәбәр ителә.

Әлеге закон РФ Салым кодексының 1 өлешенә үзгәрешләр кертүне күздә тота:

- НДС буенча салым декларациясенә камераль тикшерү уздыру сроклары өч айдан ике айга кадәр кыскартыла;

- салым суммасын киметеп тәгаенләштерелгән декларация нигезендә хәзер урынга чыгып кабат уздырыла торган тикшерүнең предметы булып бары тик тәгаенләштерелгән декларациягә үзгәртелгән белешмәләр нигезендә салымны киметүнең нигезле булу-булмавы гына тора ала;

- салым органнарына документларны яңадан сорату чикләмәсе, аларны тапшыру сәбәбенә бәйсез рәвештә, шул исәптән РФ СК 93.1 ст. нигезендә документларны (мәгълүматларны) сорату кысаларында да, барлык документларга да кагыла;

- "кара-каршы тикшерү" кысаларында документларны тапшыру срогы биш көннән ун эш көненә кадәр арттырылган;

- салым тикшерүе актына хәзер салым контроленә өстәмә чаралар нәтиҗәсе буенча өстәмәләр дә төзеләчәк. Анда тикшерүче затлар әлеге чараларның асылын, шулай ук аларның нәтиҗәләре буенча ясалган йомгакларны теркәячәк. Салым түләүче мондый документ белән танышу һәм анда тасвирланганнарга ризасызлык әзерләү мөмкинлеген ала. Бу хәл тикшерү буенча чыгарыла торган карарның объективлылык дәрәҗәсен арттырырга булышачак.

Аталган үзгәрешләр 2018 елның 6 сентябрендә үз көченә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International