Яшел Үзән районы – 9, Минзәлә 8 позициягә күтәрелде. Икътисад министрлыгы районнарның социаль-икътисадый үсеше буенча рейтинг әзерләде

2018 елның 3 августы, җомга

Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсеш рейтингысында Яшел Үзән районы үзенең күрсәткечләрен 9 позициягә яхшырткан. Статистиканы республиканың Икътисад министрлыгы белгечләре әзерләде. Минзәлә районы да күрсәткечләрен яхшырткан. Ул 8 позициягә, ә Мамадыш районы 7гә күтәрелгән. Әлеге үзгәрешләр теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсенең кимүе, төп капиталга булган инвестицияләр (бюджет чараларыннан тыш) күләмен һәм эксплуатациягә кертелгән торак йортларның гомуми мәйданын арттыру белән аңлатыла.

Казан һәм Әлмәт шәһәрләре элеккегечә югары дәрәҗәләрен саклап килә һәм лидерлар рәтендә. Өченче урында – Лаеш районы.

Халыкның җан башына исәпләгәндә төяп озатылган продукция күләме республика буенча уртача алганда 340,12 мең сум тәшкил иткән. Муниципаль берәмлекләр арасында иң зур күрсәткечләр Әлмәт (1998,51 мең сум), Түбән Кама (1054,98 мең сум) һәм Алабуга (780,4 мең сум) районнарында.

2018 елның 1 июленә булган мәгълүматлар буенча, республикада теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,52% тәшкил итте. 29 муниципаль берәмлектә бу күрсәткеч республикадагы уртача күрсәткечтән түбән. Эшсезлекнең иң түбән дәрәҗәсе Лаеш (0,17%), Актаныш (0,19%) һәм Аксубай (0,25%) муниципаль районнарында теркәлгән.

2018 елның гыйнвар-июнь айларында Татарстан Республикасында халыкның җан башына исәпләгәндә торакның гомуми мәйданыннан 0,314 кв. метр торак эксплуатациягә кертелгән. Торакның иң күп мәйданы Питрәч (3,321 кв. метр), Югары Ослан (1,541 кв. метр) һәм Лаеш (1,424 кв. метр) районнарында кертелгән.

Рейтинг белән тулырак итеп министрлык сайтында танышырга була: http://mert.tatarstan.ru/rus/reyting-munitsipalnih-obrazovaniy-v-2018-godu.htm.

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International