Республиканың Иҗтимагый палатасында социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга ярдәм мәсьәләләре төбәк дәрәҗәсендә дә, федераль дәрәҗәдә дә каралды.
Чара Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Иҗтимагый палата рәисе Анатолий Фомин, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин катнашында узды.
Иҗтимагый палата рәисе Анатолий Фомин СЮКОга грантлар һәм субсидияләр бүлеп бирүгә багышланган чараларны гамәлгә ашыру: Министрлар Кабинеты грантлары, "Иҗтимагый инициатива" конкурсы, проектларны тормышка ашыру өчен СЮКОга субсидияләр бүлеп бирү, шулай ук Татарстандагы коммерциясез оешмаларның Россия Федерациясе Президентының грантлар фондында хупланган социаль проектларын арттыру буенча Татарстан Республикасындагы коммерциясез секторның актив эшләвен билгеләп узды. Әйтик, 2018 елда Президент грантларының беренче конкурсында Татарстан Республикасыннан 58 КО җиңүче булган, алар 78,8 млн сум күләмендә финанс ярдәме алган.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова сүзләренә караганда, конкурсларны уздыруның төп бурычы булып берничә аерым оешмага гына түгел, ә мөмкин булганча күбрәк гражданлык инициативаларына ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт.
Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин 30 июльдә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыручы коммерциясез оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү буенча конкурсның башланып китүе турында, андагы яңа номинацияләр һәм конкурс шартлары турында сөйләде. Заявкалар 2018 елның 11 сентябренә кадәр кабул ителә. Конкурска заявка әзерләүгә багышланган барлык мәсьәләләр буенча коммерциясез оешмаларның муниципальара ресурс үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк, алар түләүсез нигездә укыта, консалтинг хезмәтләрен күрсәтә һәм коммерциясез оешмалар эшчәнлегендә тәэмин итә.
Конкурста катнашу өчен заявка әзерләү мәсьәләләренә кагылышлы барлык норматив документлар һәм материаллар, шулай ук коммерциясез оешмаларның ресурс үзәкләренең элемтә мәгълүматлары Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган: http://mert.tatarstan.ru/rus/konkurs-so-nko-na-pravo-polucheniya-subsidii-iz-2911697.htm
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте