ЯҢАЛЫКЛАР


13
август, 2018 ел
дүшәмбе

Бизнес-проектларны яклау нәтиҗәсендә – алтын. Татарстан Республикасының җыелма командасы эшче һөнәрләр арасында "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) ярышларын "Эшкуарлык" компетенциясе буенча әнә шундый нәтиҗә белән төгәлләде. VI Илкүләм чемпионат финалы Көньяк Сахалинда узды. Анда, 152 мәктәп укучысын да кертеп, 700 артык конкурсант катнашты.


9
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанның Сәнәгый машина төзелеше кластеры сәнәгать кластерларының федераль реестрына кертелде. Бу хәл Россия Сәнәгать министрлыгы боерыгы белән раслана. Кластерның федераль реестрга кертелүе импорталмаш өчен юнәлдерелгән кооперация (кластер) инвестиция проектларын гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарның 50% кадәр өлешен каплау мөмкинлеген бирә.


8
август, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Рөстәм Миңнеханов "Моношәһәрләрне үстерү фонды" коммерциясез оешмасы генераль директоры Илья Кривоговка Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтен тапшырды. 

Бүген Чистайда "Моношәһәрләрне үстерү фонды" КОның идарә утырышы булды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Моношәһәрләрне үстерү фонды генераль директоры Илья Кривогов, Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев һ.б. катнашты. 

Бүген Чистайда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бетар» җитештерү-коммерциячел фирмасында булды.   

«Бетар» ПКФ ҖЧҖ предприятиесе 1996 елда төзелгән. 

Бүген Чистай муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Белый Кремль» сыра заводын карап чыкты.

Рөстәм Миңнеханов яңа предприятиенең җитештерү мәйданчыкларында булды, эшләтеп җибәрү эшләренең тәмамлануы белән танышты, заманча җайланмаларга бәя бирде.  

Татарстандагы төзелеш материалларын, электр товарларын, сантехника, йорт һәм бакча өчен эшләнмәләр җитештерүчеләр "ЛеруаМерлен" компаниясенә китереп бирүчеләр була ала. Китереп бирүләрдә катнашу шартлары турында 16 август көнне Яр Чаллыда ИТ-паркта сөйләячәкләр. Чара Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә узачак.

Эш тәҗрибәсе белән уртаклашу һәм эшлекле элемтәләр булдыру. 5-8 сентябрь көннәрендә шундый максат белән Татарстан эшкуарлары өчен Симферопольдә шундый бизес-миссия булачак. Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары Кырымда яңа клиентлар һәм партнерлар табып, үзара файдалы хезмәттәшлекне җайга сала алачак.


7
август, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Татарстанның икътисад министры Фәрит Габделганиев Балык Бистәсенең социаль-икътисадый үсеше белән танышты. Сәфәр барышында районда кече бизнес өчен киләчәге булган тармаклар турында фикер алышынды.

Россия Президенты 2018 елның 03 августындагы 302-ФЗ номерлы Федераль законга кул куйды, аның нигезендә 2019 елдан башлап оешмаларның барлык күчмә мөлкәте милеккә салым салыну йөкләмәсеннән азат ителә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International