ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында "Илкүләм проектлар" бите барлыкка килде. Биредә расланган илкүләм проектларның паспортлары, илкүләм проектларны эшләү буенча методик киңәшләр һәм аңлатмалар, шулай ук норматив-хокукый актлар белән танышырга мөмкин.


18
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Сәнәгать парклары һәм сәнәгать мәйданчыкларының резидентлары һәм идарәче компанияләре Россия кредит оешмаларында 2017 елның 1 гыйнварыннан соң җәлеп ителгән кредитлар буенча процентлар түләү белән бәйле чыгымнарны каплый ала. Финанс ярдәмен "Процент ставкасын субсидияләү" программасы кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы күрсәтәчәк.

Ютазы районында сөт җитештерү тәүлегенә 5 тоннага кадәр артачак. "Урыссу" сәнәгать паркы территориясендә яңа резидент - "Урыссу-сөт" ҖЧҖ барлыкка килде.

Бизнес-планлаштыру, дәүләт сатып алуларында катнашу һәм социаль челтәрләр маркетингы - СММ аша проектны алга этәрү. 2019 ел башыннан Эшкуар йортында 50дән артык укыту чарасы уздырылды. Семинарлар һәм тренингларны Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды белгечләре һәм учреждениенең партнерлары үткәрде.

Торак фондын төзекләндерү дәрәҗәсеннән иң канәгать кешеләр Чаллыда яши. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Перспективалы икътисадый тикшеренүләр үзәге галимнәре әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Республика шәһәрләре һәм районнарының ТКХ торышына комплекслы социологик тикшеренү 2013-2018 елларда үткәрелгән. 

52 тонна шампиньон. Быел "Алабуга" махсус икътисадый зонасы резиденты нәкъ менә шундый күләмдә гөмбәләр үстергән. Производство 2018 елның декабрендә сафка бастырылды.

2019 елда бизнеска нәрсәгә әзерләнергә? Тауар билгесе нигә кирәк? Үз франшизаңны ничек булдырырга? Әлеге сорауларга җавапларны 20 февраль көнне Эшкуар йортында белергә мөмкин (Казан шәһәре, Петербург урамы, 28). Биредә 10.00-16.30 сәгатьләрдә түләүсез бизнес-тренинглар сериясе үтәчәк.

Мәскәүдә Россия Куркынычсызлык советы секретаре Николай Патрушев рәислегендә стратегик планлаштыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Чара кысаларында стратегик планлаштыру нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлтелгән чаралар каралды. Алар социаль-икътисадый үсеш һәм илкүләм куркынычсызлыкны тәэмин итү максатларына ирешүгә юнәлтелгән.


17
февраль, 2019 ел
якшәмбе

"Хезмәт җитештерүчәнлеге-2019" проектлар бәйгесенә гаризалар кабул ителә. Анда җитештерү куәтләре Россия Федерациясе территориясендә булган сәнәгать компанияләре катнашырга мөмкин.

Татарстан эшкуарлары "Социаль инновацияләр" программасы буенча укый ала. Чара 15 марттан алып 15 июньгә чаклы Мәскәүдә уздырыла.

Катнашу өчен 1 мартка кадәр түбәндәге сайтта гариза калдырырга кирәк: http://www.soc-innov.ru.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International