20 февральдә Эшкуар йортында бизнес-тренинглар сериясе уза

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

2019 елда бизнеска нәрсәгә әзерләнергә? Тауар билгесе нигә кирәк? Үз франшизаңны ничек булдырырга? Әлеге сорауларга җавапларны 20 февраль көнне Эшкуар йортында белергә мөмкин (Казан шәһәре, Петербург урамы, 28). Биредә 10.00-16.30 сәгатьләрдә түләүсез бизнес-тренинглар сериясе үтәчәк.

Чарада катнашу өчен түбәндәге сайтта теркәлергә: https://goo.gl/forms/LMucWD0vjeqfo5F82 яки шушы телефон аша үзең турында мәгълүматны (Ф.И.О., телефон, оешма атамасы, ИНН, семинар темасын) хәбәр итәргә кирәк: 89600557997 (Әлфинур).

Укыту программасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды теләктәшлегендә уздырыла.

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International