Мәскәүдә "Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте башкарма органнары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан монополиягә каршы комплаенс кертү" семинары узды. Анда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре катнашты.
Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасы белән чыгыш ясаганда ил эшкуарлары эшчәнлеген чикли торган барлык төр киртәләрдән баш тартырга чакырды. "Ил каршында торган киң колачлы максатларга ирешү өчен бизнес башлангычларын чикли торган бар нәрсәдән арыну зарур", - дип белдерде ул.
Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасында шундый тәкъдим яңгырады. Ул Хөкүмәт элегрәк игълан иткән инициативаны хуплады һәм күпкә тәвәккәлрәк эш итәргә - контроль-күзәтчелек эшчәнлегенең бөтен хокукый базасын, шул исәптән ведомство актларын эшлекле бергәлек катнашында ике ел эчендә яңадан карарга, ә 2021 елның 1 гыйнварыннан элек гамәлдә булган документларны бетерергә тәкъдим итте. Владимир Путин ассызыклаганча, заманча таләпләргә җавап бирүче актлар гына сакланып калырга тиеш.
Татарстан Респбликасында кара һәм төсле металл ватыгын әзерләү, саклау, эшкәртү һәм сату белән шөгыльләнүче предприятиеләргә планлы тикшерүләр старт алды. Алар лицензия таләпләренең үтәлү-үтәлмәвен ачыклауга юнәлтелгән һәм кисәтү характерында. Контроль чаралары эшкуарларга лицензия таләпләрен үтәү мәсьәләләрен күз уңында тотарга, кеше тормышы һәм сәламәтлегенә, әйләнә-тирәлеккә зыян китерердәй таләп бозуларны булдырмаска ярдәм итә.
Россия Федерациясе халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрлар әзерләү программасы кысаларында Татарстаннан 75 җитәкче уку курслары уза ала. Бу - икътисадның реаль секторы һәм сәламәтлек саклау өлкәсендәге белгечләр. Укыту курсы Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Казан дәүләт медицина университеты базасында узачак.
Татарстар Республикасы Икътисад министрлыгы белән "ТАНЕКО" АҖ оешмалар милкенә салым буенча ташламалар бирүне күздә тоткан "Җиңел нафтаны изомерлаштыру һәм нафта сплиттеры бүлемтекләренең катнаш җайланмасы" инвестиция проектын гамәлгә ашыру турында килешү төзиячәк. Җайланма елына 420 мең тонна пентан-гексан фракциясен эшкәртү өчен каралган. Составында платина булган нәтиҗәле түбән температуралы катализаторны куллану югары октан санлы изомеризат алырга мөмкинлек бирә.
Татарстан эшкуарлары "Социаль инновацияләр" программасы буенча укый ала. Чара 15 марттан алып 15 июньгә чаклы Мәскәүдә уздырыла.
Катнашу өчен 1 мартка кадәр түбәндәге сайтта гариза калдырырга кирәк: http://www.soc-innov.ru.
Социаль өлкәдә проектларны гамәлгә ашыручы Татарстан бизнесменнары "Социаль эшкуар-2019" конкурсында катнаша ала.
Сәнәгать парклары һәм сәнәгать мәйданчыкларының идарәче компанияләре тарафыннан аккредитация алу өчен заявкалар кабул итү дәвам итә. Аккредитация кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм күрсәтү инфраструктурасы субъектының законнарда билгеләнгән таләпләргә туры килү-килмәвен ачыклау максатыннан уздырыла.
Татарстан кешеләре "СКОЛКОВО" бизнес-мәктәбенең лидерлык буенча эксперты Том Роулинстан "Капитал буларак этика" мастер-классында катнаша ала. Чара, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы теләктәшлегендә, 2019 елның 20 февралендә Чернышевский урамы, 39 йорт адресы буенча узачак.