Мәскәүдә Россия Куркынычсызлык советы секретаре Николай Патрушев рәислегендә стратегик планлаштыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Чара кысаларында стратегик планлаштыру нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлтелгән чаралар каралды. Алар социаль-икътисадый үсеш һәм илкүләм куркынычсызлыкны тәэмин итү максатларына ирешүгә юнәлтелгән.
Татарстан республиканың Стратегия-2030ны һәм 45 муниципаль стратегияне эшләүдә актив эш алып бара. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның йөкләмәсен үтәү йөзеннән эшләнгән һәм расланган республика муниципаль районнарының 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үсеш стратегияләрен гамәлгә ашыру ярдәмендә республика муниципаль районнарының социаль-икътисадый үсеш дәрәҗәсендәге дифференциацияне киметү бурычы үтәлә. Муниципаль стратегияләр өч ел рәттән федераль конкурсларда беренче урыннарны ала. Татарстан Республикасы муниципаль районнары стратегияләре белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында танышырга мөмкин: http://mert.tatarstan.ru/rus/strategii-sotsialno-ekonomicheskogo-razvitiya.htm