Икътисад министрлыгы сайтында "Илкүләм проектлар" бите пәйда булды

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында "Илкүләм проектлар" бите барлыкка килде. Биредә расланган илкүләм проектларның паспортлары, илкүләм проектларны эшләү буенча методик киңәшләр һәм аңлатмалар, шулай ук норматив-хокукый актлар белән танышырга мөмкин.

 "2024 елга кадәр чорда Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында" 2018 елның 7 маендагы 204 номерлы Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә, ТР Икътисад министрлыгы бурычларны гамәлгә ашыру буенча координатор булып тора.

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International